В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халык ярминкәләргә 6:00–13:00 вакыт аралыгында килә ала
Денис Гордийко фотосы
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның муниципаль авыл районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителә. Ярминкәгә килүчеләрнең «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башка оешмаларның продукциясен сайлау мөмкинлеге бар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә:
«Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен ярминкә Осиново бистәсендә Садовая урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасы янында уздырыла.
Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе көннәрендә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырыла.
Шәһәр халкы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру мәсьәләләре буенча Кулланучылар базары комитетына кайнар линия хезмәтенең +7 (843)223-27-72 (өстәмә 84331) телефон номерына мөрәҗәгать итә ала.