В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе бәйрәмнәрдә Казанда 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр сырхауханәләрдә һәм сырхауханә бүлекләрендә терапия һәм педиатрия бригадалары кизү торачак. Халык 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул ителәчәк.
29, 30 декабрь һәм 3, 6 гыйнвар көннәрендә поликлиникаларда табиблар көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Терапия һәм педиатрия бригадаларыннан тыш, тар профильле белгечләрнең кизү торуы планлаштырылган. Шулай ук рентгенология кабинеты, лаборатория, травматология бүлекләре һәм көндезге режимда эшләүче кабинетлар, ашыгыч медицина ярдәме бүлмәләре ачылачак.
Травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, пациентларның беренчел мөрәҗәгатьләре өчен тәүлек буе ачык булачак.
Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре, шул исәптән хатын-кызлар консультацияләре, поликлиникалар җәдвалы буенча эшләячәк.
Бала тудыру йортлары һәм стационарлар, шул исәптән гинекология стационарлары, тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны яшәү урыны буенча хастаханәгә салачаклар.
Өлкәннәр һәм балалар теш табиблары 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр халыкны 8:00 дән 20:00 гә кадәр кабул итә. Кичектергесез ярдәм сорап 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 20:00 сәгатьтән 8:00 сәгатькә кадәр Чернышевский урамындагы 10/6 номерлы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар +7(843)291-01-03 телефоны буенча кабул ителә.
4 гыйнвардан поликлиникаларда расланган җәдвал буенча яшәү урыны буенча беркетелгән халыкка диспансеризация үткәрелә башлаячак.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.