Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Яңа ел бәйрәмнәрендә медицина учреждениеләре эше

2020 елның 31-нче декабреннән 2021 елның 10-нчы гыйнварына кадәр стационарлар, бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары көн саен тәүлек буе эшләячәк. Пациентларны хастаханәгә салу эше, республикада һәм Казанда эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, территориаль принцип буенча гамәлгә ашырыла.

Өлкәннәр һәм балалар челтәре поликлиникалары 31-нче декабрьдә, 2-нче, 5-нче, 9-нчы гыйнвар көннәрендә шимбә графигы буенча, 1-нче, 3-нче, 7-нче һәм 10-нчы гыйнвар көннәрендә бәйрәм һәм ял көне графигы буенча эшләячәк. Бу көннәрдә поликлиникаларда кизү торучы терапия бригадалары эшли, ә 4-нче, 6-нчы һәм 8-нче гыйнварда терапия һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинеты, лаборатория, халыктан чакырулар кабул итү һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләреннән тапшырылган ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли. Моннан тыш, көндезге эш режимындагы бүлекләр дә хезмәт күрсәтә.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына карамастан, пациентларны беренчел мөрәҗәгатьләр буенча кабул итәчәк.

Поликлиникалар һәм поликлиника бүлекләре составында булган хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк.

Өлкәннәр өчен стоматология поликлиникалары 31-нче декабрьдә шимбә графигы буенча, 1-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр – 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Өлкәннәргә һәм балаларга кичектергесез стоматология ярдәмен барлык көннәрдә тәүлек буе Чернышевский урамы, 10/6 адресы буенча урнашкан поликлиникада күрсәтәчәкләр.

Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак. 31-нче декабрь көнне берәр бригада «Черек күл» паркында һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда эшләячәк. 6-нчы гыйнвардан 7-нче гыйнварга каршы төндә 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре Кремльдә һәм Благовещенск соборында кизү торачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре арасыннан җаваплы кизү торучылар бу көннәрдә ялларсыз 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Соңыннан, 15.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Казан буенча җаваплы кизү торучы – шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең өлкән табибы эшли.