В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында кышкы каникулларда, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча йөриячәк. Яңа ел төнендә автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар эше 2:00 гә кадәр озайтылачак, ә метрополитен 0:00 гә кадәр ачык булачак.
Раштуа бәйрәмендә төнге хезмәттән соң, 7 гыйнварда, «КАИ» тукталышына махсус транспорт бирү оештырылачак. 2:00 сәгатьтән пассажирларны 10, 23, 30, 60, 89 нчы номерлы автобуслар көтәчәк. Алар шәһәрнең барлык районнарына юл тотачак.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар барлык мәсьәләләр буенча транспорт комитетының кайнар линиясенә +7(843)223-28-28 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. 31 нче декабрьдән 1 нче гыйнварга кадәр шалтыратулар тәүлек буе, калган көннәрдә – 7:00 сәгатьтән 19:00 гә кадәр кабул ителәчәк.
31 нчы декабрьдән 11 гыйнварга кадәр урам-юл челтәрләре буенда урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк.
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.