В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер актив чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 7 гыйнварда, Казанда мавыктыргыч чаралар оештырыла. Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары фигуралы шуу дәресләрендә, балалар ярминкәсендә катнаша, чыныктыру күнекмәләрен үзләштерә, коллаж техникасында открыткалар ясый, кар фонарьлары фестивален һәм башка бик күп төрле кичәләрне карый ала.
«Черек күл» паркындагы шәһәр шугалагында фигуралы шуу буенча остаханәдә катнашырга була. Биредә балалар һәм олылар өчен ике дәрес оештырыла. Яшь казанлыларны 10:00 сәгатьтә, олыларны исә 12:00 сәгатьтә көтәләр.
11:00 сәгатьтә «Елмай» паркында Яңа ел уңаеннан балалар ярминкәсе башлана. Кечкенә эшмәкәрләр Яңа ел бәйрәмендә кулланыла торган бизәү әйберләрен, уенчыклар һәм кул эшләнмәләре сатачак.
Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә кыш көне йөзәргә яратучылар өчен чыныктыру күнекмәләре үткәрелә. Теләге булган һәр кеше бәкегә чума һәм Яңа ел уңаеннан оештырыла торган йөзү ярышында катнаша ала. Бәйрәм чарасы 11:00 сәгатьтә башлана.
Серов бульварында менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен коллаж курсы оештырыла, анда узган елга анализ ясап, 2026 елга теләкләр теләргә була. Коллаж техникасын кулланып ясалган открыткалар курсның нәтиҗәсе булачак. Чара 12:00 сәгатьтә башлана, катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Сәгать 13:00 дә фигуралы шуу буенча тагын бер дәрес көтелә. Ул ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында уздырыла.
Рус-Немец Швейцариясендә кар фонарьлары фестивален оештыралар. Катнашучылар парк территориясендә йөри, елга һәм төнге урман фонында кардан композицияләр ясый ала. Фестиваль 15:00 сәгатьтә башлана.
17:00 сәгатьтә Казан халкы чәршәмбе кичен «Черек күл» паркында шәһәр шугалагында үткәрә ала. Шугалакта шәһәр командалары – Studio Slow, «Мәскәү базары», Stand Up Kazan һәм «Камал театры» композицияләре яңгыраячак.
Шул ук вакытта Горький исемендәге паркта «Салават күпере» торак комплексы янындагы парк хоры лабораториясендә катнашучылар белән бергә «Атмосфера» хоры чыгыш ясаячак. Артистлар яраткан бәйрәм, яңа ел җырларын рус һәм инглиз телләрендә башкара. Дмитрий Железнов капелласы кичәнең хедлайнеры булачак.
«Кыш бабай төше» спектакле көнне йомгаклау вакыйгасы булачак. Аны «Әкият» курчак театры янындагы паркта 18:30 сәгатьтә күрсәтәләр.
Шулай ук 16:00–17:00 вакыт аралыгында «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» үз маршрутын дәвам итә.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, чаралар афишасында һава торышына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.