В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 26 гыйнварда С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында уздырыла
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 26 гыйнварда, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган әдәби кичә уздырыла. Шәһәр 82 ел элек тулысынча фашистлардан азат ителгән.
Шәһәр халкы өчен кичәдә сугыш елларында Дәрвишләр бистәсенә эвакуацияләнгән ленинградлылар тарафыннан язылган истәлекләр, хатлар һәм шигырьләр яңгыраячак, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Әдәби кичә Дәрвишләр бистәсе, Совет урамы, 18 йорт адресы буенча уза.
Чара бушлай оештырыла һәм 19:00 сәгатьтә башлана.