Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Документлар

  • Казан шәһәре Башкарма комитетының 2013 елның 10 декабрендәге 10860а номерлы карары белән расланган Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының эш башкару идарәсе турында нигезләмә
    • I. Гомуми нигезләмәләр

       

      1.1. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының эш башкару идарәсе (алга таба – идарә) Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппаратының (алга таба – Башкарма комитет) структур бүлекчәсе булып тора.

      1.2. Идарә үз эшчәнлеген Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе җитәкчелегендә башкара. Идарәне башлык җитәкли. Идарә турындагы нигезләмә Башкарма комитет карары белән раслана.

      1.3. Идарә үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясенә, федераль законнарга, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте хокукый актларына, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Татарстан Республикасы Законнарына, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хокукый актларына, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге хокукый актларына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

      1.4. Идарә Башкарма комитетның структур бүлекчәләрендә, Башкарма комитетның район администрацияләрендә, муниципаль предприятиеләрдә, муниципаль учреждениеләрдә эш башкаруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне гамәлгә ашыра, шулай ук эш башкару өлкәсендә методик яктан җитәкчелекне тәэмин итә, дәүләт хакимияте һәм идарә органнары, башка җирле үзидарә органнары белән үз вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек итә.

       

      II. Эш башкару идарәсенең бурычлары һәм функцияләре

       

      2.1. Эш башкару идарәсенең төп бурычлары:

      - Башкарма комитет бүлекчәләрендә эш башкаруның комплекслы системасын булдыру һәм үстерү;

      - документлар әйләнешен оештыру, Башкарма комитет бүлекчәләрендә оештыру-боеру документларын, хатлар әзерләүнең рациональ системасын булдыру;

      - гражданнарның язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп карап тикшерүне оештыру һәм тәэмин итү;

      - заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып, идарә итүне мәгълүмат һәм документлар белән тәэмин итүне камилләштерү;

      - оештыру-методик эшне камилләштерү;

      - Башкарма комитет җитәкчесе һәм Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе йөкләмәсе буенча эш башкару мәсьәләләре буенча аналитик һәм башка материаллар әзерләү;

      - мобилизация чорында һәм хәрби вакытта тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатыннан идарәнең мобилизацион әзерлеген оештыру. Идарәне хәрби вакыт шартларында эшләүгә күчерүне оештыру;

      - Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының норматив актлары нигезендә мобилизация өлкәсендә башка бурыч һәм функцияләрне үтәү.

      2.2. Идарә үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге төп функцияләрне башкара:

      - эш башкару мәсьәләләре буенча документлар белән эшне оештыра һәм көйли;

      - Башкарма комитет бүлекчәләренең эш башкару мәсьәләләре буенча эшчәнлеген җайга салучы норматив-методик базаны (инструкцияләр, нигезләмәләр, рекомендацияләр һ.б.) булдыра;

      - бланк продукциясен эшли, әзерләнгән документ бланкларын саклауны һәм бирүне исәпкә алуны башкара. Документ бланкларын дөрес файдалануны контрольдә тотуны тәэмин итә;

      - гамәлдәге законнар нигезендә Башкарма комитетның герблы мөһерен саклый һәм куллана;

      - Башкарма комитет Аппаратында һәм бүлекчәләрендә документлар йөрүнең оптималь схемаларын эшли һәм гамәлгә кертә;

      - Башкарма комитет карарлары, боерыклары, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарларының боерыклары проектларын Аппарат җитәкчесе белән килештерүне һәм, аларны имзалау өчен, электрон документ әйләнеше системасын кулланып, Башкарма комитет Җитәкчесенә тапшыруны оештыра, аларны алдан карап тикшерүне һәм билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны башкара;

      - имзаланган оештыру-боеру документларын теркәүне һәм таратуны, шулай ук гражданнарның, оешмаларның һәм предприятиеләрнең язмача соратулары буенча аларның расланган күчермәләрен бирүне тәэмин итә;

      - Казан шәһәре Мэры, Башкарма комитет Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Аппарат җитәкчесе адресына гражданнар мөрәҗәгатьләрен, оешма һәм предприятие хатларын кабул итү, электрон документ әйләнеше системасыннан файдаланып теркәүне тәэмин итә, аларны алдан карап тикшерүне, аларны үзәкләштерелгән исәпкә алуны һәм эшләр номенклатурасы нигезендә саклауны оештыра;

      - Башкарма комитет Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Аппарат җитәкчесе имзалаган чыгу документларын электрон документ әйләнеше системасында һәм кәгазьдә терки;

      - документларны комплекслы әзерләүне (корректура һәм редакцияләү, Татарстан Республикасы дәүләт телләренә тәрҗемә итү, бастыру, күчермә ясау-күбәйтү эшләре) башкара;

      - Казан шәһәре Башкарма комитетында документ проектларын әзерләү һәм рәсмиләштерү буенча типлаштырылган инструкция, хезмәт регламенты, документларны рәсмиләштерү кагыйдәләре белән билгеләнгән ГОСТ таләпләре нигезендә документларны рәсмиләштерүнең дөреслеген контрольдә тота;

      - Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасарлары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе ярдәмчеләре һәм референтларына йөкләнгән вазифаларны башкару максатыннан аларның эшен оештыра;

      - идарәнең эш номенклатурасын эшләүне тәэмин итә;

      - идарәнең эш номенклатурасы нигезендә муниципаль архив идарәсенә тапшыру өчен документлар әзерләүне, делолар туплауны һәм рәсмиләштерүне тәэмин итә;

      - почта, телеграф, факсимиль элемтә, электрон почта аша, курьер йөртү юлы белән документларны хөкүмәт органнарына, Башкарма комитетның структур бүлекчәләренә, район администрацияләренә һәм башка адресатларга җибәрүне тәэмин итә;

      - Башкарма комитет бүлекчәләренең гражданнарның язмача һәм телдән мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карап тикшерү эшен координацияли, методик яктан җитәкчелек итә;

      - Казан шәһәре Мэры, Башкарма комитет Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе тарафыннан гражданнар кабул итүне оештыру эшен координацияли;

      - докумен формаларын (текст үрнәкләре һәм документ шаблоннары) унификацияләүне башкара;

      - дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, башка муниципаль берәмлекләрдә эш башкару хезмәтләренең эш тәҗрибәсен өйрәнә һәм документлар белән эшләүнең прогрессив технологияләрен кертә;

      - мобилизация игълан итү белән, Башкарма комитетның һәм Башкарма комитетның территориаль органнарының гамәлдәге документларын сайлап алуны, әзерләүне һәм саклау һәм эвакуацияләү урыннарына илтүне башкара;

      - документлар әйләнешенең аерым тәртибен гамәлгә кертүне, оператив төркемнәрнең һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының эвакуация районнарындагы эшен исәпкә алып, корреспонденция алуны һәм җибәрүне оештыра.

       

      III. Эш башкару идарәсенең хокуклары

       

      3.1. Эш башкару идарәсе үз функцияләрен гамәлгә ашыру өчен түбәндәгеләргә хокуклы:

      - үз эшчәнлеген хокукый, мәгълүмати яктан тәэмин итүне, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы актлары белән тәэмин итүне, эш башкару мәсьәләләре буенча башка әдәбият алуны башкарырга;

      - муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләрдән, Башкарма комитетның район администрацияләреннән, Башкарма комитетның структур бүлекчәләреннән, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарыннан үз эшчәнлекләре мәсьәләләре буенча кирәкле материал һәм мәгълүматны билгеләнгән тәртиптә соратырга һәм кабул итеп алырга;

      - җитәкчелеккә үз эшчәнлеге мәсьәләләре буенча карап тикшерү өчен тәкъдимнәр кертергә;

      - идарә вәкаләтләренә керүче мәсьәләләрне карап тикшерү буенча киңәшмәләр җыярга;

      - үз компетенциясе чикләрендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең барлык җирле үзидарә органнары тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарының, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актларының үтәлешен контрольдә тотуны башкарырга;

      - шәһәр элемтә һәм коммуникация системаларын кулланырга.

      3.2. Эш башкару идарәсе үзенә йөкләнгән функцияләрне башкару өчен кирәк булган башка хокукларга ия.

       

      IV. Идарә эшчәнлеген оештыру

       

      4.1. Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе тәкъдиме буенча Башкарма комитет Җитәкчесе тарафыннан вазифасына билгеләнә һәм вазифасыннан азат ителә торган башлык идарә эшчәнлеге белән җитәкчелек итә.

      4.2. Идарә хезмәткәрләре Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлары белән билгеләнә торган тәртиптә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе тарафыннан вазифага билгеләнәләр һәм вазифадан азат ителәләр.

      4.3. Идарә башлыгының ике урынбасары бар – гомуми бүлек башлыгы, гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы.

      (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 16 маендагы 2344 нче номерлы карары редакциясендә).

      4.4. Идарә составына керә:

      - гомуми бүлек;

      - документларга лингвистик экспертиза ясау бүлеге;

      - гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге;

      - беркетмә бүлеге;

      - Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү секторы».

      (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2014 елның 24 ноябрендәге 6726 нчы номерлы, 2017 елның 14 июлендәге 2582 нче номерлы, 2018 елның 16 маендагы 2344 нче номерлы карарлары редакциясендә).

      4.5. Эш башкару идарәсе хезмәткәрләренең хокукый хәле 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, хезмәт законнары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башка хокукый актлары белән билгеләнә.

      4.6. Идарәнең билгеләнгән үрнәктәге бланклары бар.

       

      V. Идарә башлыгы

       

      5.1. Идарә башлыгы:

      - идарә эшен оештыра, аның эшчәнлеге белән җитәкчелек итә;

      - үз вәкаләтләре кысаларында эш башкару идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиешле күрсәтмәләр бирә;

      - идарә вәкаләтенә керүче мәсьәләләр буенча документларга имза һәм виза куя;

      - идарә хезмәткәрләре арасында вазифаларны бүлә, вазифа инструкцияләрен килештерә һәм аларны Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенә раслауга тапшыра;

      - коррупциягә каршы профилактика эшен оештыра, идарә хезмәткәрләре тарафыннан тыюларның үтәлешен контрольдә тота;

      - идарә хезмәткәрләре тарафыннан Хезмәт регламентын үтәүне тәэмин итә;

      - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенә идарә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, бүләкләү һәм аларга дисциплинар җәза бирү турында тәкъдимнәр тапшыра;

      - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесенә идарәнең кадрлар резервын формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертә;

      - муниципаль хезмәт турындагы законнар нигезендә Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитетында һәм башка җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт башкаруга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә;

      - эш башкару идарәсе функцияләрен үтәү өчен кирәкле башка вәкаләтләрне башкара.

      5.2. Идарә башлыгы эштә булмаган чорда аның вазифасын башкару урынбасарларының берсенә йөкләнә.

      (Казан шәһәре Башкарма комитетының 2018 елның 16 маендагы 2344 нче номерлы карары редакциясендә).

       

      VI. Җаваплылык һәм бурычлар

       

      6.1. Эш башкару идарәсе хезмәткәрләре бурычлы:

      - үзләренең һөнәри вазифаларын белергә һәм тайпылышсыз үтәргә;

      - үз сәяси симпатияләре һәм антипатияләре турында, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, аларның җитәкчеләре эшчәнлегенә карата фикерләрен һәм бәяләрен халык алдында турыдан-туры яки читләтеп белдерүдән тыелырга;

      - лояльлек, гуманлылык, социаль гаделлек принципларына нигезләнгән әхлакый нормаларны үтәргә;

      - булган хезмәт мәгълүматына карата конфиденциальлекне сакларга;

      - милләтенә, диненә, сәяси юнәлешенә бәйсез рәвештә, барлык гражданнарга карата толерантлык, корректлылык, әдәплелек, игелеклелек, игътибарлылык, Россия халыкларының йолаларына һәм гореф-гадәтләренә карата хөрмәт күрсәтергә;

      - хезмәт вазифаларын башкарганда, үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда мәнфәгатьләр каршылыгы тууны булдырмаска;

      - муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарда каралган муниципаль хезмәт башкаруга бәйле чикләүләрне үтәргә һәм тыюларны бозмаска;

      - хезмәт законнарында, муниципаль хезмәт һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарда, шулай ук Казан шәһәренең муниципаль хокукый актларында каралган башка бурычларны үтәргә;

      - Хезмәт регламентындагы шартларны үтәргә, хезмәт этикасы нормаларын үтәргә, дәүләт һәм закон тарафыннан саклана торган башка серне, хезмәт мәгълүматын сакларга.

      6.2. Идарә хезмәткәрләре түбәндәгеләр өчен җаваплы:

      - үз исеменнән, үз бүлекчәсе исеменнән ачык яки яшерен рәвештә тапшырыла торган мәгълүматның дөреслеге өчен;

      - бурычларны һәм функциональ вазифаларны тулысынча һәм вакытында үтәмәгән өчен, югарыда күрсәтелгән таләпләрне үтәмәгән өчен;

      - закон нигезендә, алар гаебе белән китерелгән зыян өчен.
  • Казан шәһәре Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (актлары) күчермәләрен бирү тәртибе (беркетмә бүлеге) 
    • Хокукый актларның төп нөсхәләре эш башкару идарәсенең беркетмә бүлегендә биш ел дәвамында саклана, аннан соң алар акт буенча муниципаль архив идарәсенә саклау өчен тапшырыла.

      Башкарма комитетның хокукый актлары күчермәләре читтәге оешмаларга һәм физик затларга аларның язма запрослары нигезендә бирелә. Моның өчен эш башкару идарәсенең гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әлеге запросларга җавап әзерләү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән срокларда башкарыла.

      2006 елның 27 июлендәге 149-ФЗ номерлы «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау турында»гы Федераль законның 8 статьясы нигезендә гражданин (физик зат) яисә оешма дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, аларның вазифаи затларыннан үз хокукларына һәм ирекләренә турыдан-туры кагыла торган мәгълүматны Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә алырга хокуклы. Әгәр документ мөрәҗәгать итүченең мәнфәгатьләренә кагылмый икән, соратыла торган документны бирү өчен нигез булып торган дәлил гаризада күрсәтелергә тиеш.

      Соратыла торган документ буенча суд процессы башланган очракта, документны суд запросы кысаларында алырга мөмкин.

      Карарлар һәм боерыкларның соратыла торган күчермәләре саны конкрет максатлар өчен нигезләнгән булырга тиеш.
  • Юридик затларның Казан шәһәре Башкарма комитетына мөрәҗәгатьләрен кабул итү тәртибе
    • Предприятие һәм оешмалар Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе исеменә мөрәҗәгатьләрен бланкта яисә чиста кәгазь битендә (предприятие яисә оешма мөһере сугылган) 420014, Казан шәһәре, Кремль урамы, 1 йорт адресы буенча почта бүлекчәсе аша хат рәвешендә җибәрергә яисә эш башкару идарәсенең гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт, 330а кабинет) бирергә мөмкиннәр. Электрон адрес (юридик затлар өчен генә): rik.kazan@tatar.ru.

      Эш сәгатьләре: көн саен (ял көннәреннән кала) 9.00 дән 18.00 гә кадәр (төшке аш – 12.00 дән 13.00 гә кадәр). Телефон: +7 843 299-16-90.
  • Гражданнарның (физик затларның) Казан шәһәре Башкарма комитетына мөрәҗәгатьләрен кабул итү тәртибе
    • Казан шәһәре Мэры, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе, аның беренче урынбасарлары, урынбасарлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе исеменә гражданнар мөрәҗәгатьләрен 420014, Казан шәһәре, Кремль урамы, 1 йорт адресы буенча почта бүлекчәсе аша хат рәвешендә җибәрергә яисә эш башкару идарәсенең гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегенә (Казан шәһәре, Кремль урамы, 3 йорт, 330а кабинет) бирергә мөмкин.

      Эш сәгатьләре: көн саен (ял көннәреннән кала) 9.00 дән 18.00 гә кадәр (төшке аш – 12.00 дән 13.00 гә кадәр). Телефон:  +7 843 299 16 93.

      Гражданинның (физик затның) Казан шәһәре Башкарма комитетына гаризасы үрнәге

Үзгәртү датасы: 28.03.2025