Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Муниципаль архив идарәсе

Мусина Гөлнара Рәшит кызы
Муниципаль архив идарәсе башлыгы

Без социаль челтәрләрдә :

Муниципаль архив идарәсе 2006 елның 1 январенән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең сайланма органы карары нигезендә Казан шәһәре Башкарма комитет Аппараты структурасында (архив бүлеге базасында) булдырылган.

Идарәнең төп бурычлары: Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә Татарстан Республикасы Архив фонды документларын формалаштыру, аларнын сакланышы, исәпкә алу, алардан файдалану өлкәсендә бердәм тәртипне тәэмин итү.


Халыкны кабул итү:

– дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 7.00–15.00 сәг.;

– сишәмбе, пәнҗешәмбе 13.00–20.00 сәг.

(төшке аш 12.00–12.45 сәг.);

– айның соңгы шимбәсе 9.00 - 13.00 сәг.

Адрес: 420029, Казан шәһәре, 8 Март урамы, 5а йорт.

  • Идарә турында тулырак мәгълүмат

    • Муниципаль архив идарәсе үз эшчәнлегендә Нигезләмәгә таянып эш итә.

    • Идарәнең төп бурычлары һәм функцияләре:

      – Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм Идарәгә саклауга алынган башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану;

      – документларны саклауның дөрес шартларын тудыру һәм аларның физик сакланышын тәэмин итү чараларын үткәрү;

      – архив документларына фәнни-белешмә аппаратын, автоматлаштырылган мәгълүмати-эзләү системаларын, белешмәләр банкларын, документларның составы һәм эчтәлеге турында архив белешмәлекләрен төзү һәм камилләштерү;

      – Идарәдә саклана торган документларның кыйммәтләренә билгеләнгән тәртиптә экспертиза үткәрү;

      – Казан шәһәренең җирле үзидарә органнары һәм Казан шәһәре территориясендә урнашкан башка оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр документларының эшчәнлеген һәм составын аларны архивны туплау чыганаклары булган оешмалар исемлегенә кертү максатында өйрәнү;

      – Идарәне туплау чыганаклары булган оешмаларның исемлеген төзү, аларны төгәлләштерү буенча даими эш;

      – архивны туплау чыганаклары булган оешмаларда саклана торган документларның исәбен гамәлдәге законнар нигезендә алып бару;

      – Идарәне туплау чыганаклары булган оешмаларда архив эшенең торышына анализ ясау;

      – архивны туплау чыганаклары булган оешмаларның түбәндәге документларын карау һәм килештерү:

      1) архивлар һәм белгечләр комиссияләре турындагы нигезләмәләр;

      2) номенклатуралар;

      3) даими (идарә итү, фәнни-техник һәм аудиокүренмәле документлар) һәм вакытлыча (10 елдан артык) саклану вакытында булган документлар исемлекләре, шулай ук шәхси состав буенча исемлекләр;

      4) эш башкару буенча күрсәтмәләр;

      5) сакланырга тиеш булмаган документларны юкка чыгару актлары;

      – муниципаль архивның гамәлдәге законнары нигезендә җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдыра торган һәм тарихи, фәнни, социаль, икътисадый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган түбәндәге архив документлары белән тулыландыру:

      1) Идарәне туплау чыганакларыннан – оешмалардан даими саклану вакытында булган документлар (идарә итү, фәнни-техник һәм аудиокүренмәле документалар);

      2) шәхси чыгышлы фондлар төзү максатларында муниципаль милеккә законлы нигездә кергән физик һәм юридик затларның документлары белән;

      3) Казан шәһәре территориясендә урнашкан һәм хокук варисы булмаган бетерелгән учреждениеләрнең, оешмаларның һәм предприятиеләрнең шәхси составы буенча документлар белән;

      4) Идарә фондларын тулыландыра торган басма, күрсәтмәле һәм башка материаллар белән;

      – юридик һәм физик затларга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү;

      – архив эше өлкәсендә гамәлдәге законнар нигезендә тапшырылган Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү;

      – Идарә тәҗрибәсенә караган мәсьәләләр буенча юридик һәм физик затлардан гаризаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне карау;

      – Идарә тәҗрибәсенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү;

      – дәүләт, муниципаль һәм идарә тармагы архивларының һәм эш башкару хезмәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату максатында эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм гомумиләштерү;

      – архив эшчәнлеген танытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрү;

      – архив документларын цифрлы үзгәртү, булган архив документларын кәгазьдән электрон рәвешкә күчерү;

      – мобилизация чорында һәм сугыш вакытында тотрыклы эшләвен тәэмин итү максатларында Идарәнең мобилизацияләүгә караган әзерлеген үткәрү; Идарәне сугыш чоры шартларында эшкә күчерүне оештыру;

      – мобилизация игълан ителгәч, Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының сугыш вакытында файдалану өчен каралмаган документларын саклауга кабул итү;

      – мобилизация игълан ителгәч, кабатланмас һәм аеруча кыйммәтле муниципаль архив материалларын сайлап алу, саклау, саклау һәм эвакуацияләү урыннарына чыгаруга әзерләү, шулай ук эвакуацияләү районнарында җирле үзидарә органнары эше өчен кирәкле архив документларын чыгару;

      – Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм Казан шәһәре җирле үзидарә органнарының норматив актлары нигезендә мобилизацияләү өлкәсендә башка бурычларны һәм функцияләрне үтәү.