Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2025, 10:01

«Әби онлайн»: «Игелекле Казан» волонтерлары өлкәннәр өчен компьютер грамоталылыгы курсын башлап җибәрде

Дәресләр атна саен инклюзив «Бергә» киңлегендә уза

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы фотосы

Казанда өлкән яшьтәгеләр өчен компьютер һәм мобиль грамоталылык буенча «Әби онлайн» белем бирү курсы башланып китте. «Игелекле Казан» волонтерларының инклюзив «Бергә» үзәге педагогы белән эшләгән уртак проекты пенсия яшендәгеләргә цифрлы киңлектә ышанычлы ориентлашырга ярдәм итәчәк.

Әлеге курсны булдыру теләге «Игелекле Казан» волонтерлары өчен «Игелекле» лагерендә оештырылган смена вакытында туа. Бу мәйданчык тәҗрибә уртаклашу урыны дип карала, анда командалар хәйрия һәм инклюзив проектларны булдыру өстендә эшләгән.

Командаларның берсе «Әби онлайн» концепциясен тәкъдим иткән һәм ул «Игелекле Казан» фонды тарафыннан отышлы проект дип бәяләнгән. Алты волонтер «Бергә» үзәгенең информатика укытучысы белән укыту программасын эшләгән.

«Әлеге проект өлкән яшьтәге кешеләрдә технологияләрне куллануда ышаныч уяту белән бергә, катнашучылар арасында аралашу һәм ярдәм итү, шулай ук төрле буыннарның үзара хезмәттәшлеге өчен җылы мохит мәйданчыгы да», - дип сөйләделәр «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә җиде кешедән торган беренче төркем белем ала. Тыңлаучылар интернет аша куркынычсыз аралашу күнекмәләрен, эзләү системаларын үзләштерә, табибларга язылырга һәм башка цифрлы хезмәтләрдән файдаланырга өйрәнә.

«Хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләрдән файдалана белү барлык яшьтәге кеше өчен дә бик кирәкле гамәл. Проект өлкән яшьтәге кешеләргә компьютерлар һәм смартфоннар белән эшләү нигезләрен өйрәнергә ярдәм итү максатыннан булдырылган», - дип ассызыклыйлар «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында.

Курс өч айга исәпләнгән, дәрес атнага бер тапкыр инклюзив «Бергә» үзәгендә үткәрелә.

Яңа елдан соң яңа төркем җыю турында игълан итәчәкләр. Бу теләге булган һәр кешегә әлеге курска кушылу мөмкинлеге бирәчәк.

Алдарак «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының штаб-фатирында балалар өчен инклюзив типография ачылуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге мәйданчык инвалид яшьләрне күздә тотып, һөнәри күнекмәләр үзләштерү һәм хезмәт эшчәнлегенә әзерлек максатыннан булдырылган.

Барлык яңалыклар