Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.10.2025, 11:23

«Салават күпере» торак комплексында мамык чыгармый торган 118 гибрид тирәк һәм башка агачлар утыртачаклар

Агач утырту өмәсендә катнашырга теләге булганнарны 10:00 сәгатьтә көтәләр

11 октябрьдә «Салават күпере» торак комплексында агач утырту буенча экология чарасы уздырыла. Шәһәр халкы «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән бергә торак комплекс мәйданын яшелләндерүдә катнаша ала.

Акция кысаларында тиз үсә, мамык чыгармый торган 118 тирәк үсентесе, шулай ук 30 зәңгәр чыршы һәм 100 куак утырту күздә тотыла.

«Сибур»ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нәкъ менә тирәк гибридлары, калган барлык агач төрләре белән чагыштырганда, шәһәр тирәлегендәге һаваны иң яхшы чистартучы булып санала: алар тузанны, углекислый газны (CO2) йотып кына калмый, кислород бүлеп чыгарырга сәләтле агач булуы белән әһәмиятле икән. Белгечләр фикеренчә, мондый төр берьеллык агач бер гектар мәйданда 2,3 тоннага кадәр углекислый газ йоту үзенчәлегенә ия. Әлеге үзенчәлекле гибридның авторы – профессор һәм селекция өлкәсендәге белгеч Михаил Вересин.

Агачларны Әлфия Авзалова урамы, 15 йорт адресы буенча утыртачаклар. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Өмәдә катнашучыларга агач утырту өчен кирәкле җайланмалар биреләчәк.

Мондый төр чара инде узган ел да уздырылган. Салават күпере торак районы скверында 200 дән артык агач һәм куак утыртканнар. Акция Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә оештырылган. Биредә чыршы, юкә, өрәңге һәм башка агачларны күрергә була.

Барлык яңалыклар