В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Краннан яшел су килүен күргән очракта Казан җылылык челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә (843) 291-87-95 телефоны аша хәбәр итү сорала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казан җылылык челтәрләре җылылык йөртү җайланмаларында су агу урыннарын ачыклау эшен дәвам итә. Бу максатлар өчен 20-нче мартта Казанның «ТЭЦ-2» магистраль җылылык үткәргечләре челтәрле суга яшел төстәге Уранин-А буягыч кертелә.
Казан җылылык челтәрләре Казанның Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү, Яңа Савин районнарында яшәүчеләрдән яшел су күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан да, Казан җылылык челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә телефон аша хәбәр итүне сорый: (843) 291-87-95.
Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында билгеләп үтүләренчә, Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга кертелгән һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз су агуларның индикаторы сыйфатында Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан рөхсәт ителгән.