В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). 25-нче октябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +5-7, көндез +10-12 градус җылы булачак.
Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан булырга мөмкин, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә +2-дән +7 градуска кадәр, көндез +8-дән +13 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.