Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Иртәгә, 27-нче ноябрь көнне, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар продукцияне Татарстан муниципаль районнарыннан 15 мәйданчыкта 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Ярминкәләр атна саен 25-нче декабрьгә кадәр уздырыла.
Ярминкәләрдә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың 22 агросәнәгать комплексы оешмасы катнаша. 11-нче сентябрьдән шәһәрдә 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, шул вакыт эчендә 430,3 млн сумлык продукция китерелде. Җитештерүчеләр тәүлегенә уртача 35,8 млн сумлык продукция сата, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.
Авиатөзелеш районы:
Беломорск урамы, 69
Дементьев урамы, 7
Ленинград урамы, 27
Вахитов районы:
Татарстан урамы, 53
Чехов урамы, 2
Киров районы:
Батыршин урамы, 20
Краснококшайск урамы, 150/2
Революция урамы, 12
Мәскәү районы:
Шамил Усманов урамы, 1
Яңа Савин районы:
Академик Лаврентьев урамы, 10
Ямашев проспекты, 71а
Идел буе районы:
Рихард Зорге урамы, 66 (парковка)
Юлиус Фучик урамы, 72
Аграр урамы, 2
Липатов урамы, 7
Моннан тыш, сәүдә авыл хуҗалыгы товарларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалык продукцияләрен сату өчен көн саен 8 чатырлы ярминкә мәйданчыгында алып барыла: Липатов урамы, 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше; Дементьев урамы, 7, Батыршин урамы, 20; Академик Лаврентьев урамы, 10; Ю.Фучик урамы, 72; Зәкиев урамы, 12 һәм Ломжа урамы, 2.