Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.07.2020, 10:46

Экология акциясе барышында Урман күлендә аквалангистлар 3 кубометр чүп җыйган


(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль). Казан экоактивистлары кичә шәһәрнең Авиатөзелеш районындагы яр буе зонасын һәм Урман күлен чүп-чардан чистарттылар. Акциягә «Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә катнашучылар, Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте һәм республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре, шулай ук җирле халык кушылды.

Акция барышында яр буе территориясендә 15 капчык чүп-чар - пыяла, пластик, металл һәм катнаш чүп җыелды, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте. Икенче чималны эшкәртүгә җибәрәчәкләр, ә зарарланмаган калдыкларны полигонга агулау планлаштырыла.

Урман күленең үзендә 3 кубометр чүп-чар җыелган. Сулык төбен А.А.Леонов исемендәге Су асты тикшеренү отряды аквалангистлары чистарткан. Дайверлар сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда күл төбендәге калдыклар азрак булган.

Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Бүгенге көндә бөтен республика буенча су объектларын чистарту буенча 200-дән артык чара оештырылган. Санитария акцияләрендә теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанлылар шулай ук теге яки бу су объектында чистарту эшләрендә катнашу инициативасы белән дә чыгыш ясый алалар. Моның өчен ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенә +7(843)267-68-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казанда активистлар Рус-Немец Швейцариясе территориясен чүп-чардан чистарткан иде. Волонтерлар 4 кубометр чүп-чар җыйдылар.

Барлык яңалыклар