В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Минем документлар» бүлекчәләре 31-нче августтан гадәти режимда эшли башлаячак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Күпфункцияле үзәкләрнең Казан офисларында Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә эш җәдвәле үзгәрәчәк.
28-нче августта күпфункцияле үзәкләр гадәти режимда эшләячәк, 29-нчы һәм 30-нчы августта КФҮ офислары ябык булачак. 31-нче августтан «Минем документлар» бүлекчәләре гадәти режимда эшләүне дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәрендә шулай ук почта бүлекчәләренең эш режимы да үзгәрәчәк.