Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.01.2020, 09:25

5 гыйнвар Казанда: фигуралы шуу буенча мастер-класс, концерт һәм спорт ярышлары

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен киң күңел ачу программасы планлаштырылган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген Казан халкы һәм кунаклары тимераякта шуа, спорт ярышларында һәм Яңа ел чараларында катнаша алачак. Татарстан башкаласының паркларында һәм скверларында киң күңел ачу программасы планлаштырылган.

11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс башланачак. Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.

Урицкий исемендәге паркта 13.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр дә кушыла ала торган яңа ел спорт чарасы узачак.

17.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә башлана: «Калейдоскоп», «Сосновая роща» паркларында, Мир урамындагы паркта (Дәрвишләр бистәсе), «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта һәм Казан ипподромы территориясендә.

18.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Горки-Әмәт урманында узачак «Мджикул» төркеме һәм Тоси Чайкина концертына чакыралар.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге эшли. Биредә бәйрәмнәрдәге мәдәни афиша, «Паркларда кыш» программасы белән танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге бүлектә Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының, медицина оешмаларының, хоккей тартмаларының, шугалакларның һәм чаңгы трассаларының эше турында мәгълүмат урнаштырылган.

Барлык яңалыклар