Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2020, 10:30

8 июньдә Казанда телерадиосигналны кыска вакытка сүндерәләр

Бу планлы профилактик эшләр үткәрүгә бәйле.


(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 8-нче июньдә Казанда телерадиосигналны кыска вакытка сүндерәчәкләр. Бу планлы профилактик эшләр үткәрүгә бәйле.

Эфир телевизион тапшырулары 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр сүндерелә. Бу вакыт аралыгында түбәндәге телеканаллар эшләмиячәк: 1-нче һәм 2-нче мультиплекслар (РТРС-1; РТРС-2), «ТНВ» телеканалы, «Радио России + Радио Татарстана» радиоканаллары, «Маяк» радиосы, «Вести ФМ» радиосы, «Болгар радиосы», дип хәбәр итә ТР дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Барлык яңалыклар