Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2020, 15:59

Казанда «Игелекле китапханә» акциясе 27-нче сентябрьгә кадәр озайтылды

Китап җыю өчен шәһәрдә 5 кабул итү пункты оештырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казанда «Игелекле китапханә» акциясе 27-нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Теләгән һәркем шәһәрнең балалар хастаханәләренә китаплар тапшыра алачак.

Китаплар җыю өчен Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57), «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (Николай Ершов урамы, 57а), «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев урамы, 47), 26-нчы номерлы китапханәдә (Клара Цеткин урамы, 11), «ДОМ» экоүзәгендә (Җиңү проспекты, 71г) урнашкан 5 кабул итү пункты оештырылган.

Төрле яшьтәге китап укучылар өчен төрле китаплар кабул ителә: нәни китаплардан алып классик һәм энциклопедик әдәбиятка кадәр.

Китаплар җыю тәмамлангач, аларны сортларга аерачаклар һәм Казанның балалар хастаханәләре буенча бүләчәкләр. Хастаханәләрдә махсус стеллажлар урнаштырылачак . Сайлап алу узмаган китапларны авыл китапханәләренә, яшүсмерләр клубларына, ветераннар йортларына һәм башка учреждениеләргә җибәрәчәкләр, алар үз китапханә фондын тулыландырырга әзер.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле китапханә» проекты 2017 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә ике меңнән артык китап җыелган, шуларның 650-се Республика балалар клиник хастаханәсе бүлекләрендәге китап киштәләрен тулыландырган. 2020 елда «Игелекле китапханә» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен физик затлар өчен грантлар республика конкурсы кысаларында ярдәм алды. Проект «Синең файдага» хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы белән берлектә тормышка ашырыла.

Барлык яңалыклар