В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан әкияти составның сәяхәт картасында беренче нокта булган
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында 10 меңнән артык шәһәр халкы һәм кунаклар Кыш бабай утырган бәйрәм поездын каршы алды. Казан әкияти составның сәяхәт картасында беренче нокта булды.
Кышкы тылсымчының күчмә резиденциясе «Казан-1» вокзалында туктаган һәм килүчеләр өчен 10:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр эшләгән. Шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен артистлар, аниматорлар катнашында күңел ачу программасы оештырылган.
Теләге булган һәр кеше Кыш бабай белән очрашып, истәлеккә фотога төшкән һәм теләкләрен җиткергән. Билет ияләре кышкы тылсымчының вагон-резиденциясен күрә алган, шулай ук курчак театрында тамаша караган.
Бәйрәм поезды Горький тимер юлы буйлап сәяхәт итә. Бүген ул Йошкар-Ола халкын сөендерә, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы матбугат хезмәте.