В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа ел әкиятендә Казанның «Сдвиг» камера театры артистлары уйнаган
Марат Мөгыйнов фотосы
Кичә Казан Ратушасында Яңа ел бал-маскарады узды. Бу елны әкияти чара беренче тапкыр хәйрия форматында оештырылган. 100 дән артык бала һәм яшүсмер бал-маскарадның мөхтәрәм кунаклары булган.
Чарага «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм «Алпари» хәйрия фондында тәрбияләнүче 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар чакырылган. Бал-маскарадка авыру дәрәҗәсе төрле һәм инвалид булган 100 дән артык бала килгән. Алар арасында бәйрәм чыршысында беренче тапкыр катнашучы балалар да бар иде.
«Оештыручыларга һәм Ратуша хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар бу чарага аеруча игътибар белән әзерләнде: кунакларга ничек һәм кемне кайда утыртырга, коляскаларны кайда урнаштырырга яки ходункиларны кайда куярга икәнен җентекләп аңлаттылар», - дип ассызыклады «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова.

Чараның мөхтәрәм кунаклары өчен Казанның «Сдвиг» камера театры артистлары «Проспавшая красавица» дигән кызыклы һәм матур спектакль күрсәткән. Шарль Перро, Александр Пушкин, Василий Жуковский һәм Бертуган Гримм әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән Яңа ел тамашасы яшь кунаклар күңеленә бик тә хуш килгән.

Кабарынкы бал күлмәкләре һәм ачык төсләрдәге костюмнар кигән актерлар вальс биегән, биючеләр Ратуша паркетында аккошлар биюен башкарган, ә цирк артистлары кунакларны үз фокуслары белән гаҗәпләндергән.
Бөек рус композиторы Петр Чайковский әсәрләре Яңа ел әкиятен тылсымга тагы да бай иткән.
Кичә азагында сәхнәгә Кыш бабай белән Кар Кызы чыккан. Әкият геройлары Яңа ел балын күңелле яңа ел уеннары белән тәмамлаган һәм истәлекле бүләкләр тараткан.
Алдарак Казан мэры Илсур Метшинның шәһәрнең өч яшь кешесе – Тимур П., Дмитрий В. һәм Ильяз С. дигән ир балаларның яңа ел теләкләрен чынга ашырачагы турында хәбәр ителгән иде. Ул Казан Ратушасында хәйрия акциясе кысаларында урнаштырылган «Теләкләр чыршысы»ннан әлеге балаларның хыяллары язылган өч открытканы алган.