В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
107 меңнән артык кеше профилактик тикшеренү үткән – медицина тикшерүен уздыру планы 115%ка үтәлгән
Денис Гордийко фотосы
Узган ел Казанда 390 мең 377 кеше диспансеризация узган, әлеге күрсәткеч 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3% ка күбрәк. 40 яшьтән 54 яшькә кадәрге, шулай ук 64 тән 74 яшькә кадәрге яшь төркемнәренә керүче гражданнар медицина тикшерүе үткән иң күп санлы шәһәр халкы категориясенә керә, дип хәбәр итә шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.
Репродуктив сәламәтлек буенча 162 мең 874 кеше медицина тикшерүе узган, профилактик тикшерүләр үткән пациентлар саны 107 мең 50 кешене тәшкил итә. Узган ел профилактик медицина тикшерүләрен уздыру планы 115%ка үтәлгән.
Өлкән яшьтәге аерым төркемнәргә гомуми диспансеризация үткәрү башлангыч этапларда хроник йогышлы булмаган авыруларны ачыкларга ярдәм итә.
Диспансеризация ике этапта уздырыла. Башта яман шешнең биш урынын: сөт бизендә, простата бизендә, юан эчәктә, үпкәдә, сидек юлларында яман шешне ачыклау буенча скрининг тикшерүе үткәрелә.
Шулай ук күз һәм күз күреме белән бәйле авыруларны, шул исәптән глаукома, эндокрин система авыруларын (симерү, шикәр чире), кан әйләнеше системасы һәм ашкайнату органнары авыруларын ачыклау өчен тикшерү үткәрелә. Аннары авыру очраклары ачыкланганда пациентлар диспансеризациянең икенче этабына – аерым бер юнәлеш буенча гына эшли торган белгечләргә җибәрелә.
Диспансеризациягә «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтелә торган медицина оешмасында язылырга була.
Алдарак 2025 елда Казанда алты яңа социаль учреждение төзелүе турында хәбәр ителгән иде. Шулай ук гамәлдәге 44 объект, шул исәптән поликлиникалар, хастаханәләр һәм медицина үзәкләре яңартылган.