Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2024, 14:17

Татарстанда 6 меңнән артык гаилә ана капиталы хисабына айлык акчалата түләүләр ала

Бер балага түләү суммасы 12 741 сумны тәшкил итә

Фото: Денис Гордийко

Ана капиталы акчалары хисабына ай саен түләү алу хокукыннан Татарстанның 6155 гаиләсе файдаланган. Аларның кереме республикада җан башына билгеләнгән ике яшәү минимумыннан – 26 270 сумнан артмый.

Айлык түләүне өч яшькә кадәр һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин. Аның суммасы республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез һәм 12 741 сумны тәшкил итә. Гаилә кереме ата-аналарның хезмәт хакларыннан, премияләрдән, пенсияләрдән, эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе буенча алынган һәм балалар өчен билгеләнгән башка түләүләрдән чыгып исәпләнә.

«Түләү алу өчен бала туганнан соң өч ел эчендә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул башта бер елга билгеләнә. Әлеге вакыт узгач, гаилә ана капиталын алга таба да шулай тотарга карар кылса, кабат гариза бирергә кирәк», – диде Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчасыннан түләү узган ай өчен башкарыла һәм һәр айның 5 нче көнендә түләнә. Гаризаны РФ Социаль фонды сайтындагы шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәктә бирергә була.

Өстәмә мәгълүматны Россия социаль фондының Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин: +7(800)100-000-1 (шалтырату бушлай).

Барлык яңалыклар