Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2019, 11:52

Казанда чираттагы уикенд нәрсәләр әзерли: World Urban Parks, «Татарча диктант» һәм «Якка исем кушу»

KZN.RU порталы бу ял көннәрендә казанлыларны көтә торган чараларның традицион афишасын урнаштыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Чираттагы эш атнасы ахырына якынлаша. Казанда булачак уикендка бик күп чаралар әзерләнә. Шулай итеп, шимбә көнне Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары дөньяның төрле почмакларыннан килгән спикерларның чыгышларын World Urban Parks конгрессында тыңлый, шулай ук «Татарча диктант» белем бирү акциясенә кушыла һәм белемнәрен тикшерә ала. Якшәмбе көнне барлык теләүчеләрне «Якка исем кушу» чарасында Казан зооботаника бакчасында көтәләр, анда яңа туган як баласын күрергә һәм аның исемен сайлауда катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук бөтен гаилә яки дуслар компаниясе белән Кремль яр буенда түләүсез көзге фотосессиядә катнашырга, ә кичкә таба шәһәрдәге күргәзмәләрнең берсенә барырга мөмкин. Казанлыларны бу уикендта көтә торган бушлай чараларның тулы исемлеге - KZN.RU порталының атналык афишасында.

World Urban Parks бөтендөнья конгрессы

19-нчы октябрь 10.00 сәгатьтән

Казан World Urban Parks бөтендөнья конгрессын кабул итә. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Австралия, Яңа Зеландия, АКШ, Африка, Европа һәм БДБ илләреннән 120-дән артык спикерны һәм меңнән артык делегат-архитекторларны, урбанистларны, ландшафт дизайнерларын, шәһәр төзүчеләрен һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен үзенә җыячак.

Мондый масштабтагы вакыйга Россиядә беренче тапкыр уза. Элегрәк, 2015 елда конгресс Португалиядә, ә 2018 елда Австралиядә узган иде. Эшлекле программа 120 спикерны һәм 30-дан артык сессия һәм пленар утырышларны үз эченә ала. Катнашучылар, гадәттәгечә, хәзерге заман кешесе тормышында иҗтимагый киңлекләр һәм аларның шәһәр мохитенә йогынтысы турында фикер алышачак, шулай ук, парклар һәм иҗтимагый киңлекләрне барлык стадияләрдә – концепциядән алып эксплуатацияләүгә кадәр булдыру буенча иң яхшы Россия һәм халыкара алымнарны һәм тәҗрибәләрне караячак. Моннан тыш, алар проблемалы мәсьәләләрне күтәрәчәкләр һәм Россиядә парклар булдыру һәм алар белән идарә итү буенча гамәли җитәкчелек булдырачаклар.

Конгресста катнашу өчен теркәлү рәсми сайтта дәвам итә, биредә ук тулы программа һәм җәдвәл белән дә танышырга мөмкин.

Чарага алдан теркәлү узган һәр кеше керә ала. «Казан Экспо» һәм шәһәр арасында шаттллар йөриячәк.

«Чикләрсез ГТО» спорт фестивале

19-нчы октябрь, 10.00 сәгатьтә

19-нчы октябрьдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Чикләрсез ГТО» спорт фестивале узачак. Программада - ярышлар һәм мастер-класслар, анда барлык теләүчеләр катнаша ала. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен фестивальдә ГТО комплексының җайлаштырылган сынауларын уздырачаклар: протезларда йөгерү, коляскаларда узышу, яткан халәттә тартылу, билгеле бер дистанциягә йөгерү, туп ыргыту, каршылыклар полосасы һәм башкалар. Моннан тыш, фестиваль программасында скандинавия йөрешенең классик варианы һәм коляскаларда, фехтование, бочча, коляскаларда баскетбол һәм башка спорт төрләре буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Чарада катнашучылар өчен инклюзив мәйданчык караялган, анда теләүчеләр терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган, ишетү һәм күрү сәләтенә зыян килгән кешеләрнең көндәлек тормышка ничек җайлашуларын үз өсләрендә тоеп карый алачаклар. Фестиваль үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында 15.00 сәгатькә кадәр узачак.

«Татарча диктант» белем бирү акциясе

19-нчы октябрь, 13.00 сәгатьтә

«Татарча диктант» дип аталган белем бирү акциясендә Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, шулай ук башка илләрнең вәкилләре катнашачак.

Ел саен «Татарча диктант» акциясендә Россиянең 50-дән 60-ка кадәр төбәге актив катнаша. Татарстанда акциягә мәктәпләр, шәһәр яшьләр берләшмәләре, шулай ук быел диктант үткәрү өчен 4 мәйданчык бүлеп биргән Мөселманнарның Диния нәзарәте кушыла. Быел диктант өчен ике текст сайланды: Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» повестеннән һәм Газиз Мөхәммәтшинның «Исәнмесез, аккошлар!» повестеннән өзекләр.

Диктантка бер көн кала акциянең рәсми сайтында грамоталылыкны тикшерү өчен файдаланылачак текстлар, фирма бланклары һәм бәяләү критерийлары урнаштырылачак. Язылганнан соң 30 көн дәвамында сайтка билгеләр урнаштырылачак. Катнашучылар үз балларын карый һәм сертификатлар бастырып чыгара алачак. Туры килә торган мәйданчыклар һәм диктант турындагы мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

Көзге фотолар көне

20-нче октябрь 12.00 сәгатьтән

Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Кремль яр буенда узачак көзге фотолар көненә чакыралар. Барлык теләүчеләр бушлай фотосессиядә гаиләсе, дуслары яки йорт хайваннары белән дә, ялгызы гына да катнаша ала. Якты кадрлар эшләргә көзге реквизит – кабаклар, эшләпәләр, шарфлар һәм башка бик күп нәрсләр ярдәм итәчәк. Фотога төшерү 16.00 сәгатькә кадәр барачак, очрашу урыны - Француз каруселе.

«Якка исем кушу» бәйрәме

20-нче октябрь 12.00 сәгатьтә

Казан зооботаника бакчасында күптән көтелгән арту булды – биредә як баласы туды. «Якка исем кушу» бәйрәмендә куыш мөгезлеләр гаиләсенең борынгы төр хайваннар вәкилен күрергә мөмкин булачак. Бала як Кармен исемле ана як һәм Папенька атлы ата яктан туган. Хәзерге вакытта Казан зооботаника бакчасында 4 – ике ана һәм ике ата як яши. Яңа туган як баласына исем бирмәгәннәр әле, аны «Якка исем кушу» бәйрәмендә казанлылар үзләре сайлап алачак. Җиңүче «Замбези елгасы» зоопаркына бару мөмкинлеген бирә торган сертификатка ия булачак.

Мәскәү «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының педагогы Надежда Хорт лекциясе

20-нче октябрь 12.00 сәгатьтә

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Шухов Лаб» шәһәрләрне эксперименталь проектлау лабораториясе җитәкчесе һәм Мәскәү «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының «Киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» магистр программасы кураторы Надежда Хорт лекциясе узачак. Ул мәгариф өлкәсендә когнитив инкыйлаб турында сөйләячәк: киләчәктә ни рәвешле һәм нәрсәләр өйрәнербез.

Курчаклар күргәзмәсе

19-нчы һәм 20-нче октябрь 9.00 сәгатьтән

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Зарема Бурмистрова курчакларыннан торган автор күргәзмәсе эшли. Монда реалистик һәм гротесклы экспонатлар да, кызык һәм дулкынландыргыч экспонатлар да бар. Курчаклар һәм уенчыклар төрле стильләрдә һәм техникаларда башкарылган: текстиль скульптурасы, киез дән эшләнмәләр, фарфор белән эшләү. Күргәзмә 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Мәдәни мирас белән эшләү буенча Голландия тәҗрибәсе күргәзмәсе

19-нчы һәм 20-нче октябрь 12.00 сәгатьтән

«Смена» заманча мәдәният үзәгендә үз эшен «Үзгәртеп кору. Җайлаштыру. Саклап калу. Голландиянең мәдәни мирас белән эшләү тәҗрибәсе» күргәзмәсе дәвам итә. Биредә тарихи төзелешләрне үзгәртеп кору һәм җайлаштыру буенча 20 эш күрергә мөмкин: Голландия белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм Нидерланд, Россия, Германия, АКШ, Италия һәм Кытайда тормышка ашырылган архитектура һәйкәлләрен һәм сәнәгать объектларын. Алар арасында - кунакханәгә эверелдерелгән суэтем манарасы, китап кибетенә үзгәртелгән чиркәү, һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Килүчеләр өчен шулай ук әлеге объектларга, шулай ук бу эштә катнашкан төрле һөнәр ияләренә багышланган интервьюлар һәм фильмнар әзерләнгән. Экспозиция белән 21.00 сәгатькә кадәр танышырга мөмкин.

Танылган рәссам-символист Армен Гаспарян күргәзмәсе

Бу ял көннәрендә үк «Бизон» галереясендә танылган рәссам-символист Армен Гаспарян күргәзмәсе үз эшен тәмамлый. Аның образлар дөньясы тамырлары белән каббалистикага һәм Яңарышка, мистицизм һәм космологиягә, Венеция карнавалына һәм сәнгать тарихына китә. Magnum ignotum - Армен Гаспарянның яңа экспозициясе, тәкъдим ителгән кайбер эшләр күргәзмә өчен махсус язылган иде. Ул 19.30 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Барлык яңалыклар