В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкән буын вәкилләре өчен чаралар оештырыла
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Казанда Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Ункөнлек уңаеннан өлкән яшьтәгеләр өчен мәдәни һәм спорт чаралары, комплекслы медицина тикшеренүләре, концертлар оештырылачак. Кино күрсәтү, җәмәгать мунчаларына бушлай йөрү хезмәтләре тәкъдим ителә. Өлкән буын вәкилләрен җәмәгать транспортындагы мәгълүмат җиткерүче җайланмалар аша көн саен бәйрәм белән котлаячаклар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.
«Татарларда «Өлкәннәргә хөрмәт – тормышта яктылык» дигән борынгы әйтем бар. Бу гади генә әйтем түгел, бу безнең өлкән буынга хөрмәт хисләре белән сугарылган яшәү рәвешебез. Өлкәннәребезне көчтән килгән кадәр хөрмәтлибез, аларга ярдәм кулы сузарга тырышабыз, фикерләренә һәм киңәшләренә колак салабыз – болар барысы да безне акыллы һәм көчле итә торган гамәлләр. Бу уңайдан ункөнлектә өлкәннәргә шәһәр музейларына, концерт мәйданчыкларына, зооботаника бакчасына, мәдәни һәм спорт чараларына бару өчен өстәмә бушлай мөмкинлекләр булдырабыз», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Ун көн дәвамында өлкәннәр сәламәтлегенә аерым игътибар биреләчәк. Өйдә карауга мохтаҗ булганнарга Казанның Сәламәтлек саклау учреждениеләре белгечләре киләчәк, дәвалау-профилактика учреждениеләрендә исә өлкән яшьтәге кешеләрне медицина ярдәме белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Ачык ишекләр көне үткәрелә.
Казанда яшәүче өлкән буынга фатирларын җыештырырга, торакларын кышка әзерләргә ярдәм итү максатыннан районнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре «Фатирны тәртипкә китер» һәм «Социаль базны тутыр» акцияләрен үткәрәчәк.
Мунчага килүчеләр хезмәттән файдалану өчен таләп буенча паспорт һәм пенсия таныклыгы яисә Россия Социаль фондыннан мөһер сугылган белешмә күрсәтергә тиеш була. Мондый документ булмаган очракта, аны яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы Социаль фондына алдан мөрәҗәгать итеп алырга яки 8(800)-100-00-01 телефон номеры аша кайнар линиягә шалтыратып, документларны алу тәртибе белән танышырга була.
4 октябрь көнне өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт йөзеннән зур программа тәкъдим ителә. Ветераннар һәм пенсионерлар өчен бильярд, шахмат турнирлары, «55 яшьтән узганнар» исемендәге футбол турниры, Крылья Советов паркында «Спорт һәм озын гомер» Скандинавия йөреше фестивале, матур гадәт буенча су спортына кагылышлы «Тән һәм җан яшь булсын өчен» бәйрәме оештырылачак.
Ункөнлек кысаларында шәһәр районнарында өлкәннәр өчен берничә спорт турниры – бильярд, шахмат, шашка, өстәл теннисы ярышлары узачак, йөзү осталыклары тикшереләчәк.
1 октябрьдә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары буенча Мәшгульлек үзәге идарәсендә эш урыннары ярминкәсе, ә Совет районында Эш бирүчеләр көне узачак. Шулай ук ярминкәләр 7 октябрьдә Вахитов һәм Идел буе районнары идарәсендә, 9 октябрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә оештырыла.
Ярминкәләрдә пенсия яшенә җитеп килә торган һәм пенсия яшендәге гражданнарга хезмәт, мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр биреләчәк.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы концертлар шәһәрнең дүрт мәйданчыгында – 1 октябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, 2 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә, 7 октябрьдә «Московский» мәдәният үзәгендә уздырыла. Бәйрәм кунаклары өчен Казанның һәм республиканың сәнгать осталары, иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, мәдәният йортлары дистәләгән концертлар, төрле чаралар, мастер-класслар әзерли, өлкән буынга кинолар күрсәтеләчәк. 6 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә яшәү ямен аңлап, тормышны яратып яшәүчеләр өчен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бушлай «Алтын көздә күңел җырлый» көзге бал бәйрәме гөрләячәк.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкән яшьтәгеләр муниципаль ял учреждениеләренә – Константин Васильев, Әмир Мәҗитов, Бакый Урманче музейларына, Василий Аксенов музей-йортына, шулай ук Илдар Зариповның галерея студиясенә бушлай керә алачак. Казанның зооботаника бакчасы 1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр өлкән буын вәкилләрен пенсия таныклыгы буенча шулай ук бушлай кабул итә.
Казанда бер-берсенә тугры булып, озак еллар бергә яшәгән 12 парның юбилей бәйрәмен тантаналы шартларда котлап үтәчәкләр.
Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар биреләчәк – шәхси ярдәм күрсәтү, истәлекле очрашулар һәм алар катнашында бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.
Мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга ярдәм итә торган чаралар – ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм акцияләре, тематик очрашулар, концертлар, уртак спорт ярышлары уздырылачак. Яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тематик кичәләр, мастер-класслар, әдәби очрашулар узачак.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында кайнар линия телефоны эшләячәк. Әлеге хезмәткә шалтыратып, күпфатирлы йортларга җылылык бирү турында мәгълүматны ачыкларга була.
Моннан тыш, Өлкәннәр ункөнлеге турында мәгълүматны Казан шәһәре Башкарма комитетының район администрацияләрендә һәм идарәләрендә, комитетларында түбәндәге кайнар линия хезмәте буенча белергә мөмкин:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары – 8 (843) 223-22-33 (өстәмә 13-81, 13-82);
Вахитов һәм Идел буе районнары – 8 (843) 223-21-11 (өстәмә 23-83);
Киров һәм Мәскәү районнары – 8 (843) 223-29-99 (өстәмә 38-42);
Совет районы – 8 (843) 223-20-00 (өстәмә 24110).
Исегезгә төшерәбез, Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 гыйнварына Казанда 288 меңнән артык кеше иминият пенсияләре ала. Аларның 71,72% ы – хатын-кызлар һәм 28,28% ы – ирләр. Казанда яшәүче өлкәннәрнең 39 068-е 80 яшен тутырган затлар, 146 казанлы исә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшен билгеләп үтә. Алар арасында 133 хатын-кыз һәм 13 ир-ат бар. Моннан тыш, шәһәрдә яшәүче 1373 кеше өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә патронатта тора.