Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.02.2020, 13:56

Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкләр

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Ата һәм ул» спорт эстафетасына кушыла һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус техника күргәзмәсенә бара алачаклар.


 
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче февраль). 23-нче февральдә Казанның Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары «Ата һәм ул» спорт эстафетасына кушыла, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең махсус техника һәм җиһазлар күргәзмәсенә бара, шулай ук истәлекле бүләкләр ота алачаклар.

Программа 13.00 сәгатьтә башлана, бәйрәмгә керү ирекле, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Барлык яңалыклар