В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин прокуратураның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов катнашты.
Денис Калинкин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләренә Казан Мэрының рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләрне Авиатөзелеш районы прокуроры ярдәмчесе Илшат Баһавиев, Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Айнур Гәрәев, Мәскәү районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Рушан Гарифуллин, Совет районы прокуроры ярдәмчесе Ләйсән Нуреева, Идел буе районы прокуроры ярдәмчесе Семен Поляков, Вахитов районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Садриев, Мәскәү районы прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Тихонов алды.
Исегезгә төшерәбез, Прокуратура хезмәткәре көне Россиядә 12-нче гыйнварда билгеләп үтелә.