Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.09.2020, 13:24

Денис Калинкин: «Ункөнлек турындагы мәгълүматны шәһәрнең барлык өлкән яшьтәге кешеләренә җиткерү мөһим»

Өлкәннәр декадасы кысаларында пенсионерлар бушлай мунчаларга, чәчтарашханәләргә, музейларга һәм Казан зооботаника бакчасына бара алачак.

Фото: Марат Мугинов


(Казан шәһәре KZN.RU, 28-сентябрь, Зилә Гайфи). 1-нче октябрь көнне Казан Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә кушыла. Гадәттәгечә, декада кысаларында зур мәдәни-күңел ачу программасы планлаштырылган: пенсионерлар спорт ярышларында, мастер-классларда катнаша, мунча, музейларга бушлай йөри, экскурсияләрдә һәм концертларда катнаша алачак. Шәһәрдә өлкән яшьтәге кешеләр өчен ял программасының ничек оештырылуы турында тулырак мәгълүмат белән бүген Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Гафаров таныштырды. Киңәшмәне Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин үткәрде.

«45 меңнән артык кеше 80 яшьтән узган»

Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәгеләр декадасы казанлыларга өлкән буын вәкилләренә – әби-бабайларга, бер баскыч мәйданчыгында яшәүче күршеләргә, картлар йортларында яшәүчеләргә һәм башкаларга тагын да күбрәк җылылык, кайгырту һәм игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Барлыгы, Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, 2020 елның 1-нче сентябренә Казанда картлык буенча пенсия алучы 316 мең кеше яши, бу халыкның чиреген тәшкил итә. 80 яшьтән узганнар 45 меңнән артык кеше. 67 казанлыга быел 100 һәм аннан да күбрәк яшь тула, алар арасында 62 хатын-кыз һәм 5 ир-ат. Казанның 1300-дән артык кешесе халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр ала»,– дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

 

Ункөнлектә өлкән яшьтәге казанлылар кайбер социаль хезмәтләрдән файдалана алачак. 1-нче октябрьдә барлык пенсионерлар өчен бушлай пенсия таныклыгын күрсәтеп, түбәндәге шәһәр мунчалары: Беренче Май урамындагы 5-нче номерлы мунча, Үзәк Мариуполь урамындагы 9- нчы номерлы мунча, 2 нче Юго-Западная урамындагы 10-нчы номерлы мунча һәм Левченко бистәсендә Товарищеская урамындагы 12-нче номерлы мунча хезмәт күрсәтәчәк. Моннан тыш, 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр талоннар буенча пенсионерлар кайбер чәчтарашханә һәм аяк киеме ремонтлау остаханәләре хезмәтләреннән файдалана алачак.

Р.Гафаров хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге авыруларның өйләренә табиблар киләчәк. Ә медицина һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында түгәрәк өстәлләрдә район ветераннар советы һәм медицина хезмәткәрләре катнашында фикер алышачаклар.

Мәдәни программа экскурсияләр, концертлар, мастер-классларны колачлаячак. 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәр шәһәр муниципаль музейларына, шулай ук ТР Милли музеена керү өчен пенсия таныклыгын күрсәтеп, бушлай кереп булачак. Шундый ук акция 1-нче октябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр Казан зооботаника бакчасында планлаштырылган. Экскурсия программасы кысаларында пенсионерлар Казан Богородицкий монастырена, «Казан Кремле» музей-тыюлыгына, ТР Милли китапханәсенә түләүсез килә алачак.

Р.Гафаров сүзләренә караганда, быел традицион бәйрәм концертлары 1-нче октябрьдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә һәм 2-нче октябрьдә Ленин ис. мәдәният йортында узачак. Тамашачыларны «Яңа музыка» камера оркестры һәм «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, шулай ук Казанның популяр артистлары сөендерәчәк.

Моннан тыш, декада кысаларында пенсионерлар өчен йөзү, футбол, бильярд ярышларының тулы бер сериясе планлаштырылган.

Узган ел «Жизнелюб» проекты дәресләрендә 100 мең казанлы булган.

Р.Гафаров ассызыклаганча, бу ел өлкән яшьтәгеләр өчен үзенчәлекле. «Нәкъ менә алар Бөек Ватан сугышы елларында тылда җиңү яулаган. Аларның фидакарь хезмәтләре лаеклы рәвештә югары бәяләнде – Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре мактаулы исеме бирелде. Өлкән буын хәзер дә шәһәр тормышында актив катнаша, социаль программаларны гамәлгә ашырып, инфраструктураны модернизацияләү чараларын тәкъдим итә, – диде башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы. «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына ярдәм итәчәк.

2019 ел ахыры - 2020 ел башында ветераннар һәм пенсионерларның иҗтимагый оешмасы өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чаралар планын үтәүдә актив катнашты. Өлкән яшьтәгеләр спорт һәм мәдәни учреждениеләрдә, җәмәгать киңлекләрендә «Жизнелюб» шәһәр проекты кысаларында дәресләргә йөри. Вокал, бакчачылык һәм өстәл уеннары буенча традицион курслар белән беррәттән, өлкәннәр арасында санак һәм мобиль грамоталылык буенча дәресләр, фотография нигезләре популярлаша. Үзизоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда проектта катнашучылар өйдән чыкмыйча гына активлык күрсәттеләр, дәресләр онлайн-форматта үткәрелде. Узган елда гына да 100 мең өлкән яшьтәге казанлы дәресләрдә катнашты», – диде Р.Гафаров.

Исегезгә төшерәбез, «Жизнелюб» проекты 56 шәһәр локациясендә 13 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Дәресләргә кайнар линия телефоны буенча язылырга мөмкин: +7(843)236-42-93, шулай ук дәресләр расписаниесе KZN.RU порталында «Жизнелюб» бүлегендә бастырылды.

Р.Гафаров, санитар-эпидемиологик таләпләрне истә тотып, халыкны, предприятие җитәкчеләрен һәм депутатларны өлкәннәр ункөнлегендә катнашырга чакырды. «Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдиме буенча ачык мәйданчыкларда 200-дән артык кеше, ябык биналарда – музей, театрларда һәм башка биналарда залларның тулылыгы 70%-тан да артмаска тиеш», – дип искәртте ул.

 

Денис Калинкин билгеләп үткәнчә, ункөнлек турында мәгълүматны шәһәрнең барлык өлкән яшьтәге кешеләренә җиткерү мөһим. Район хакимияте өлкәннәр белән турыдан-туры аралаша, аларга игътибарлы булуыгызны сорыйм. Барлык өлкәннәрнең дә декада көннәрендә генә түгел, ел дәвамында да ярдәм һәм игътибар алуы мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

Ункөнлек кысаларында барлык чаралар һәм социаль акцияләр турында мәгълүматны район администрацияләрендә белешергә мөмкин. Шалтыратулар көн саен 8.00-дән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00-дән 12.45-ка кадәр) кабул ителә:

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе: +7(843)519-34-06.

Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе: +7(843)264-30-96.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе: +7(843)557-76-10.

Совет районы администрациясе: +7(843)272-17-97.

 


Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.09.2020
Видеорепортаж
28.09.2020 12:57
Беренче октябрьдә Казанда өлкәннәр декадасы старт ала
Барлык яңалыклар