Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.01.2026, 16:18

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итә

Спектакльнең премьерасы Казанның Яшь тамашачылар театрында куела

Денис Гордийко фотосы

«Апуш» татар балалар театр студиясе 20 гыйнвар көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән яңа спектакль тәкъдим итә. Тамаша бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.

Театр сәхнәсендә «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче 32 яшь артист чыгыш ясаячак. Шәкертләргә сәхнә телен студия остазы, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гүзәл Галиуллина, вокал дәресен К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина укыта.

Әлеге психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат итте. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.

Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы? Чыныктырамы? Әллә, киресенчә, юкка чыгарамы? Бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора? Аларны үтәргә аңа кем ярдәм итә? Өлкәннәр өчен дә шактый авыр әлеге сорауларга спектакль балалар йөрәге, балалар теле белән җавап табарга тырыша.

«Тукай. Ярлыкагыл» спектакленең композиторлары – Айдар Габдрахимов, Булат Гатауллин. Спектакльгә биюләр куючы хореографлар – Дарина Тимергалина, Миләүшә Гыйльметдинова. Тамашаның сценографы, рәссамы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы Полина Малых, дип хәбәр итә шәһәрнең тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана.

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 елның мартында Казан мэры патронажы астында ачылды.

Алдарак «Апуш» татар балалар театр студиясенең Мәскәүдә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы турында хәбәр ителгән иде. Яшь артистлар бәйгедә драматург Гөлүсә Батталова әсәре буенча сәхнәләштергән «Көндәлек» спектаклен тәкъдим итте.

«Тукай. Ярлыкагыл» премьерасына рәхим итегез!

Барлык яңалыклар