Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.05.2019, 16:26

Казан интернатларында һәм махсус мәктәпләрендә белем алучылар «Матурлык көне» хәйрия акциясендә катнаштылар

Стилистлар, чәчтарашлар һәм визажистлар яшь чибәркәйләрне чыгарылыш кичәсенә әзерләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Казан интернатларыннан һәм махсус мәктәпләреннән килгән кызлар «Матурлык көне» хәйрия акциясендә катнаштылар. Стилистлар, чәчтарашлар һәм визажистлар ирекле нигездә кызларны чыгарылыш кичәсенә әзерләде: киемнәр сайладылар, прическа һәм макияж ясадылар.

Акция Казанда «Альпари» хәйрия фонды инициативасы буенча даими үткәрелә. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быел «Матурлык көне»ндә катнашу үтенеченә бик күп профессиональ осталар уңай җавап бирде. Шулай итеп, мастерлар Валерия Исаева, Гөлназ Мостафина, Светлана һәм Женя Алексеевалар кызларга бәйрәм макияжлары ясадылар, чәчтарашлар Алсинә һәм Алия Хәмидуллиналар, шулай ук Валерия Вениаминова стильле прическалар белән образны тулыландырдылар.

«Безнең акциянең кайбер катнашучыларының үсеш үзенчәлекләре бар, беренче вакытта кызларны процесска җәлеп итү авыр. Әмма күпмедер вакыт узгач, алар бу матурлыкны кабул итәләр, күлмәкләр сайлыйлар һәм белгечләргә макияж һәм прическа ясату өчен үзләрен ышанып тапшыралар, – дип сөйли «Альпари» хәйрия фонды директоры Наталья Гыйлаҗева. - Интернатның һәр чыгарылыш укучысына яки аз керемле гаиләдәге кызларның һәрберсенә мондый үзгәреш бәйрәме оештырып булса, искиткеч булыр иде. Бу, символик рәвештә булса да, яңа олы тормыш башлануын ассызыклый һәм кызларның үз-үзләренә ышанычын арттыра».

Финалда акциядә катнашучыларны профессиональ фотосессия көтә иде.

Исегезгә төшерәбез, Казанның «Альпари» хәйрия фонды 2005 елдан бирле эшли. Фондның иң танылган проектлары турында KZN.RU порталында укырга була.

Барлык яңалыклар