Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2025, 09:27

Казан Башкарма комитетында «Татарча диктант» текстын телевидение алып баручысы, диктор Илдар Кыямов укыячак

Дөнья күләмендәге чара 14-16 ноябрь көннәрендә уздырыла – бүгенгә диктант яздыру өчен 5 меңнән артык мәйданчык теркәлгән

Денис Гордийко фотосы

14–16 ноябрь көннәрендә татар телен һәм мәдәниятен саклауга, популярлаштыруга юнәлдерелгән, белемнәрне тикшерү буенча еллык «Татарча диктант» белем акциясе узачак. Татарстан Республикасы башкаласында диктант язу өчен төп мәйданчык буларак Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты сайланган. Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты акция уздырыла торган мәйданчыкларның берсе булачак, чарада катнашучыларга текстны журналист Илдар Кыямов укыячак.

Бу елгы проект 26 чит ил һәм Россиянең 68 төбәгендәге вәкилләрне берләштерәчәк. Алар арасында – Канада, Бөекбритания, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Финляндия, Болгария, Венгрия һәм башка дәүләтләр. Бүгенге көндә диктант язу өчен кешеләрне кабул итәргә әзер 5 меңнән артык мәйданчык әзерләнгән.

Казанда акциягә, гадәттәгечә, мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, хакимият органнары вәкилләре кушылачак. Диктантны шулай ук онлайн рәвештә язарга була.

Казанда акцияне уздыру өчен төп мәйданчык буларак Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казан дәүләт энергетика университеты сайланган. Калган локацияләр белән diktant.tatar сайтында танышырга була.

Текстны мәйданчыкларның берсендә танылган әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин укый, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Казан федераль университетында акция 14 ноябрьдә 10:00 сәгатьтә башлана. Биредә Каюм Насыйриның тууына 200 ел булуга багышланган күргәзмә оештырылачак. Барлык катнашучыларны Татарстан урамы, 2 йорт адресы буенча (өченче кат, актлар залы) көтәләр.

«Татарча диктант» акциясе шул ук көнне 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт энергетика университетында уздырыла. Диктант язу өчен түбәндәге адрес буенча килергә кирәк: Мулланур Вахитов урамы, 18/Красное Село урамы, 51, Д корпусы (Д-104 аудиториясе). Катнашу өчен алдан теркәлү мөһим.

«Татар яшьләре форумы» яшьләр оешмасы хәбәр иткәнчә, оештыручылар – мәктәпләр, университетлар, мәдәни үзәкләр һәм аерым активистлар диктант уздыру мәйданчыкларын үзләре булдыра ала. Диктант яздыру мәйданчыгы буларак теркәлгән нокталар саны көннән-көн арта. Алар арасында Татарстан Республикасы Милли музеен, шулай ук музейның филиалы булган Шәриф Камалның мемориаль фатиры һәм Татар әдәбияты тарихы музеен күрергә була.

Казан мэриясе ел саен әлеге акциягә теләктәшлек белдерә. Узган ел шәһәр Башкарма комитетына татар теленең орфографиясе һәм тыныш билгеләре буенча белемнәрен тикшерергә дип 70 тән артык кеше килгән. Катнашучыларга язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзекне Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһаншин укыган. Бу елны мэриядәге чарага 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Алар өчен текстны журналист, телевидение алып баручысы Илдар Кыямов укыячак. Акциядә катнашучыларга символик бүләкләр: ручка, блокнот һәм акция логотибы төшерелгән стикерпак тапшырылачак.

Оештыручылар проект кысаларында катлаулылык дәрәҗәсе буенча өч төрле бирем әзерли. Бу елгы чара бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел булуга багышлана, шуңа күрә өч текстның икесе аның иҗатына бәйле булачак. Шулай итеп, татар телен камил белүче Татарстан һәм Башкортстан катнашучыларына бөек мәгърифәтченең әсәреннән өзек укылачак. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән өзек каралган. Ә чит ил катнашучыларына Каюм Насыйри әсәреннән җиңеләйтеп әзерләнгән өзек тәкъдим ителәчәк.

Офлайн-мәйданчыкларда катнашучыларның эшләрен чараны оештыручылар урыннарда тикшерә. Онлайн-форматта җибәрелгән диктантларны Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары тикшерәчәк. Нәтиҗәләр акция уздырылганнан соң бер ай эчендә бастырылачак. Катнашучылар үз билгеләрен diktant.tatar рәсми сайтындагы шәхси кабинетта (исеме, фамилиясе һәм телефон номеры буенча) белә ала.

Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, «Болгар радиосы» радиосында, шулай ук проектның рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.

Белемнәрне тикшерү акциясен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештыра.

«Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы тәкъдиме белән үткәрелгән. Хәзерге вакытта әлеге чара Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларны берләштерә торган иң зур проектларның берсе булып санала. Соңгы елларда акциянең географиясе шактый киңәйгән: анда дөньяның 31 иле һәм Россиянең 74 төбәге вәкилләре катнаша.

Барлык яңалыклар