В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар «Вакыт елгасы» киңлегендә булачаклар, «Шомлы театр»ны күрәчәкләр һәм «Сәхнә арты»на керәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар ХХ гасыр башындагы татар зыялылары берләшмәсе бинасында булачаклар, анда 1911 елның ноябреннән «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасының стационар сәхнәсе урнашкан.
Экскурсия вакытында катнашучылар экран-диварлы «Вакыт елгасы» киңлегендә булачак, анда театр видеоязмасы уйнатыла. Килүчеләр «Шомлы театр» – спектакльләрнең фрагментларын тудыручы инсталляцияне күрәчәкләр, шулай ук «Сәхнә арты»н – виртуаль грим һәм костюм бүлмәсен карый алачаклар.
Экскурсия 19:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. «Шәрык клубы» комплексы Татарстан ур., 8 адресы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында урнашкан.
Чара Мэриянең «Ачык Казан» проекты кысаларында оештырыла.