Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2020, 16:48

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар өчен мастер-класслар узачак

Шәһәр халкын ризык әзерләргә һәм бәйрәм өстәлен бизәргә өйрәтәчәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казан сәүдә-икътисад техникумы инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мастер-класслар сериясен үткәрә. Бушлай дәресләр Zoom платформасында онлайн уза, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.

8-нче декабрьдә 10.00 сәгатьтә «Карвинг элементлары белән «Сельдь под шубой» бәйрәм салаты» темасына мастер-класс узачак. Дәресне техникумның җитештерү остасы, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык чемпионатының милли эксперты Оксана Петелина үткәрәчәк.

Ә 13.00 сәгатьтә шул ук көнне Яңа елга бәйрәм өстәле сервировкасына багышланган мастер-класс узачак. Аны техникумның җитештерү осталыгы, «Абилимпикс» чемпионатының милли эксперты Мария Соловьева үткәрәчәк.

9-нчы декабрьдә 10.00 сәгатьтә «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатлары технологияләрен кулланып, инвалидларның һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри ориентациясенең заманча форматы» темасына онлайн-форматта фәнни-гамәли конференция узачак.

Финанс грамоталылыгы буенча мастер-классны шул ук көнне техникумның социаль-икътисадый фәннәр укытучысы Анна Солдатова үткәрә, башлану вакыты – 15.00 сәгатьтә, дип хәбәр ителә Казан мәшгульлек үзәге сайтында.

Дәресләргә ничек кушылу турында тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар