В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозициягә бөтен илдән яшь авторларның картиналары, фотосурәтләре, скульптуралары, инсталляцияләре һәм башка эшләре керәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Үзенең ун еллыгы уңаеннан «Смена» заманча мәдәният үзәге рәссамнар өчен күргәзмәдә катнашу өчен «Казан очрашу урыны буларак» сайлап алу программасын игълан итә. Заявкалар 2 нче октябрьгә кадәр кабул ителә, ә нәтиҗәләр 9 нчы октябрьгә кадәр билгеле булачак. Экспозицияне 7 нче декабрьдә ачу планлаштырыла.
Open callда Казаннан да, Россиянең башка шәһәрләреннән дә 18 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар катнаша ала. Башка шәһәрнекеләр өчен торакка һәм юлга чыгымнар капланачак, ә проектларны гамәлгә ашыруга сумма индивидуаль рәвештә тикшерелә. Күргәзмәгә төрле форматларда эш рөхсәт ителә: рәсем сәнгате, фотография, скульптура, видео, перформанс, инсталляция һ.б. Гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин.
Кураторлар ике критерийга таяначак – грамоталы төзелгән портфолио һәм CV (резюме), шулай ук команда эшенә йөз тотачак һәм төгәл формалаштырылган концепция һәм бурычлар белән теманы ачачак проектларга. Конкурсны оештыручылар рәссамнарны сайлаячак, алардан берничә команда җыячак.
Проект «Татнефть» хәйрия фонды, «Живой город» фонды һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән.