В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан юлларында бозлавык вәгъдә итәләр
Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышы циклонның көньяк перифериясе йогынтысында формалашачак. аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар урыны белән зур булмаган кар фаразлыйлар. Төнлә һәм иртән -15..-20 градус, аязганда -24 градуска кадәр. Көндез иң югары температура -9..-15 градус булачак.
Төнлә һәм иртән Казанда аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән зур булмаган кар явачак. Температуралар -15..-17 градус, аязганда -19 градуска кадәр. Көндез термометр баганаларын -10..-12 градус күрсәтәчәкләр. Җил – көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны-урыны белән 13 м/с тизлектә. Юлларда бозлавык вәгъдә ителә.
Пәнҗешәмбе, 20 февральдә республика югары атмосфера басымы астында урнашачак. Аерым районнарда бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән термометр баганалары -14..-19 градуска, көнчыгышта һәм аязганда -25 градуска кадәр төшә, көндез – -7..-12 градус.
ТР Гидрометүзәгенең фаразы буенча, 21 һәм 22 февральдә һава торышының антициклональ характеры булачак. Җитди явым-төшем күренми. Төнлә синоптиклар -18 дән -23 градуска кадәр, ә көнчыгышта аязганда -27 градуска кадәр вәгъдә итә, көндез -8..-13 градус көтелә.