Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2018, 16:41

"Салават күпере" торак комплексының икенче чираты йортлары беренче яшәүчеләрен кабул итте

Н.Йосыпов ур., 11 һәм 13 номерлы йортлары кешеләрне тантаналы рәвештә кабул иттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). "Салават күпере" микрорайоны халкы 340 гаиләгә артты. Бүген Н.Йосыпов ур., 11 һәм 13 номерлы йортлары (төзелеш адреслары 7-2 һәм 7-3) кешеләрне тантаналы рәвештә кабул иттеләр.

340 фатирлы төзек ике йортта социаль ипотека программасында катнашучылар, грант алган табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм ятим балалар яшәячәк. "Бүген шатлыклы вакыйга шаһитлары булдык, икенче чират йортларына күчәләр. Беренче ике йортка бүген 100% кеше күчә. Йортлар сыйфатлы, заманча - диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев. - Быел ел азагына кадәр тагын 8 йорт тапшырырга планлаштырабыз".

Чарада ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Владимир Никифоров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев һәм башка кунаклар катнашты.

"Салават күперенең" икенче чираты 7 һәм 8 кварталларның 10 йортыннан тора (2584 фатир). Калган йортның әзерлеге 60% артык санала. Тулаем алганда, төзелеш эзкизы буенча, өч чират кысаларында 25 мең 441 фатирлык 94 йорт төзеләчәк. Аларның беренче чиратның 19 йортында инде яшиләр. Хәзерге вакытта 4, 5 һәм 6 кварталларның төзелеш эскизы эшләнә, ә 2019 елда 2 һәм 3 кварталлар объектларын төзи башларга планлаштырыла - 3528 фатирлык 4 йорт, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмат сәясәте төркеме.

Искәртеп үтәргә кирәк, 1 сентябрьдә "Салават күперендә" 1224 укучыга исәпләнгән 182 номерлы политехник лицей ачылды. Уку программасында - инженерлык-технологик, физика-математика һәм спорт юнәлешләре. Моннан кала, лицей нигезендә музыка мәктәбе, театр түгәрәге, спорт секцияләре эшләячәк. 
Барлык яңалыклар