В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Алдагы ял көннәрендә, 20 һәм 21 сентябрьдә Казанның Кече Зәңгәр күлендә берничә бушлай агарту-белем бирү чарасы уздырыла. Шәһәр халкына калдыкларны төрләргә бүлү һәм файдалы итеп куллану мәсьәләләренә кагылышлы лекция тәкъдим ителә, теләге булганнар өчен фотоэкскурсия оештырыла.
Шимбә көнне, ягъни 20 сентябрьдә көндезге сәгать 13:00 дә казанлылар өчен «Файдалы итеп куллану һәм төрләргә бүлү» темасына экскурсия-лекция каралган. «ЭкоЛогично Казан» берләшмәсе вәкиле Фәридә Газыймова шәһәр экопроектларында билгеләнгән икенчел чималны төрләргә бүлеп җыюның мөһимлеге һәм төргәкнең ничек эшкәртелүе хакында сөйләячәк. Чарада катнашу өчен әлеге сылтама аша теркәлергә кирәк.
Якшәмбе көнне, 21 сентябрьдә казанлыларны фотосурәткә төшерү серләрен үзләштерергә һәм камера режимын көйләү буенча белемнәрен ныгытырга чакыралар. Репортаж һәм портрет төшерү остасы, фотограф Елена Наумова истә калырлык сурәтләр төшерергә теләүчеләрне көндезге сәгать 14:00 дә көтә. Сылтама аша теркәлү мөһим.
Алдарак, 28 сентябрь көнне Казансу яр буенда икенчел чимал һәм кием кабул итү пункты ачыла дип хәбәр ителгән иде. «ЭкоЛогично» проекты волонтерлары яхшы киемнәр, китаплар һәм журналлар, канцелярия товарлары, шулай ук пластик, металл, техника, фольга, макулатура һәм икенчел чималның башка төрләрен кабул итәчәк.