Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 11:30

Казанның тагын 45 кешесе коронавирус белән зарарланган

Тәүлек эчендә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 73 яңа очрагы теркәлгән.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 73 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән китертелгән, калганнары контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә дәвалана. Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше, 27 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 11 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 19 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70 тән 80 яшькә кадәр.

45 кеше – Казанда, 6 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Әлмәт һәм Югары Ослан районнарында, икешәр кеше – Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән һәм Саба районнарында, берәр кеше – Азнакай, Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында яши.

23-ече ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 9773 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8527 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 63 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 25 мең 173 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 114 мең 502 кеше авыган, 1 млн 611 мең 445 кеше сәламәтләнгән, 36 мең 540 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар