Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2021, 12:41

Тагын 23 казанлыда коронавирус ачыкланган

Барлыгы 81 мең 753 татарстанлы СОVID-19-га каршы прививка ясаткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 52 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 15 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

23 кеше – Казанда, 8 кеше – Яр Чаллыда, дүртәр кеше – Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында, өчәр кеше – Түбән Кама районында, икешәр кеше – Буа, Биектау һәм Лениногорск районнарында, берәр кеше – Кайбыч, Кукмара, Лаеш һәм Тукай районнарында яши.

1-нче мартка Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 18 мең 29 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 14 мең 585 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 10-сы – узган тәүлектә.

Коронавирустан 81 мең 753 кеше прививка ясаткан (тәүлеккә үсеш – 110 кеше), шуларның икенче дозасын 13 мең 742 кеше алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 11 мең 571 яңа очрагы ачыкланган. Илдә барлыгы 4 млн 257 мең 650 кеше авырган, 3 млн 823 мең 74 кеше сәламәтләнгән, 86 мең 455 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар