Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.10.2020, 12:13

Тагын 55 татарстанлыга коронавирус диагнозы куелган

Республикада соңгы тәүлек эчендә 24 кеше сәламәтләнде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). Татарстанда тәүлегенә СОVID-19 белән авыруның 55 яңа очрагы теркәлгән, шуларның икесе - читтән кайтучыларда, 53-е - контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 50 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 25 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 12 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.

32 кеше - Казанда, 7 кеше - Нурлат районында, 4 кеше - Яр Чаллыда, икешәр кеше - Буа, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше - Әлмәт, Югары Ослан, Алабуга, Лениногорск, Яңа Чишмә, Тукай районнарында яши.

24-нче октябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 8097 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6917 кеше савыкты, шул исәптән 24 кеше - узган тәүлектә.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 16 мең 521 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 497 мең 167 кеше авырып киткән, 1 млн 130 мең 818 кеше сәламәтләнгән, 25 мең 821 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар