Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.02.2021, 16:32

Arenaland Zima актив ял фестивале Казанда 21 февральдә узачак

Шәһәрлеләрне гадәти булмаган спорт ярышлары, стильле музыка, нетворкинг, креатив фотозоналар, дрифт-шоу һәм башкалар көтә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Arenaland Zima актив ял фестивале 21-нче февральдә Казанның Ак Барс Арена стадионында узачак. Бәйрәмдә шәһәр халкын гадәти булмаган спорт ярышлары, стильле музыка, нетворкинг, креатив фотозоналар, дрифт-шоу һәм башкалар көтә.

Быел фестиваль кунаклары өчен яңа спорт активлыклары форматлары әзерләнгән: тимераякта стритбол, бозда регби, дрифт-шоу, шугалак, профессиональ фигуристлар белән бию интерактивы.

Музыкаль өлеш өчен танылган артистлар һәм диджейлар җавап бирәчәк, алар арасында NЮ, Aygyul, Izhevski, Geju, Malsi Music feat Зарина Вильданова, Денис Алеев.

Нетворкинг зонасында компания вәкилләре презентацияләр һәм күргәзмәләр үткәрәчәк. Моннан тыш, фестиваль кунакларын милли ашлар буенча гастротурлар һәм кейтерингның ачык зоналары көтә.

Шәһәр халкы граффити-рәссам эшен күзәтә алачак, шулай ук мастер белән бергә кардан импровизацияләнгән тукымада рәсем ясый алачак. Матур гаилә кадрлары өчен фестиваль территориясендә креатив фотозоналар әзерләячәкләр, ә яшь кунаклар өчен балалар анимациясе, тематик активлык һәм хаски белән фотозона оештырачаклар. Махсус җиһазланган зоналарда җылынырга мөмкин булачак.

Моннан тыш, Ак Барс Арена территориясендә узыш автомобильләрендә катнашучылар бозда тамаша күрсәтәчәк, шулай ук дрифт-такси эшләячәк – фестивальнең барлык кунаклары машинада пассажир сыйфатында йөри алачак.

Фестиваль кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган внедорожниклар өчен ярышларның кышкы этабы узачак. Моннан тыш, мәйданчыкта хәрби һәм юлсызлыктан йөрү өчен махсуслаштырылган техника күргәзмәсе узачак.

Программаның башлану вакыты 14.00 сәгатькә планнаштырылган. Фестивальгә керү сылтама буенча алдан теркәлү буенча ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар. Фестиваль көнендә шугалакка керү шулай ук бушлай, тимераякны прокатка алырга мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар