В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 9 гыйнварда, Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен бай эчтәлекле чаралар программасы әзерләнә: фигуралы шуу буенча бушлай остаханәләр, Казансу елгасы турында эколекция, кинолар һәм музыкаль чыгышларны тыңлап бозда шуулар – һәр кеше үз күңеленә хуш килгән чараны сайлый ала.
«Черек күл» паркында каникуллар иртәсе спорт дәресләреннән башлана. Фигуралы шуу буенча остаханә 10:00 сәгатьтә 12 яшькә кадәрге балалар өчен, 12:00 сәгатьтә яшүсмерләргә һәм олыларга дип оештырыла. Күнекмәләрдә катнашучыларга дөрес шуу техникасы турында сөйләячәкләр һәм фигуралы шуу буенча төп нигезләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.
Көндез 13:00–15:00 вакыт аралыгында «Елмай» балалар паркында беренче кар фигуралары фестивале уздырыла. Гаиләләр креативлык күрсәтеп, кардан сыннар ясый ала. Эшләрне жюри бәяләячәк. Алар җиңүчеләрне өч номинация буенча сайлап алачак. Катнашучыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр әзерләнә, ә җиңүчеләргә махсус приз тапшырылачак. Фестивальдә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Катнашучыларны паркка төп керү юлында көтәләр.
15:00 сәгатьтә Казансу елгасы буендагы экостанциядә Казансу елгасына багышланган эколекция уздырыла. Чара «Галим шәһәр кешесе» кышкы лабораториясе кысаларында оештырыла. Лекцияне Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге өлкән белгече, «Яшел планета» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе Наталья Вәлиева үткәрә. Лекциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк.
16:00 сәгатьтә «Елмай» балалар паркында «Ледниковый период» мультфильмы күрсәтелә.
«Черек күл» паркындагы кичке программа көнне йомгаклау чарасы булачак. 17:00–18:00 вакыт аралыгында шугалакта шәһәр халкы музыка тыңлап бозда ял итә ала. Кунакларны Stand Up Club Kazan плейлисты көтә. Шулай ук «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп чыршы мәйданчыгында 17:00 сәгатьтә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе карамагындагы иҗат төркемнәре чыгыш ясаячак.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, чаралар афишасында һава торышына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.