В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 20 декабрьдә, «КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе призларына юниорлар арасында авиамодель спорты буенча ачык шәһәр ярышлары узачак. Спорт чарасына мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар чакырыла.
Ярышлар ике яшь категориясендә: 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге кече төркемдә һәм 13 яшьтән 18 яшькә кадәрге олылар төркемендә уздырыла. Дроннар ярышында Татарстан Республикасы Авиамодель спорты федерациясе тарафыннан расланган регламент нигезендә F-1N һәм F-9U класслы авиамодельләр көч сынашачак. Программа турында тулы мәгълүматны әлеге сылтама аша табарга була.
Катнашучыларның, тренерларның, җитәкчеләрнең һәм тамашачыларның барысына да 17 декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Чара Чистай урамы, 65а йорты адресы буенча уздырыла һәм 8:30 сәгатьтә башлана.
Дроннар ярышы Яңа Савин районнары администрациясе һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КАИ белән бергә Татарстан Республикасы Авиамодель спорт федерациясе тарафыннан үткәрелә.