Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2020, 09:36

«Хезмәт батырлыгы шәһәре»: Казанның тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышында җиңүгә нинди өлеш керткән

Сугыш вакытында Казан предприятиеләрендә 600 төрле корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә - ул Россиянең миллионлаган халкы күз яшьләре белән каршы ала торган бәйрәм. Бу көннәрдә барысы да якыннарының, туганнарының һәм танышларының батырлыклары турында искә төшерә, сугыш елларының авыр сынаулары аларның галәләрен дә урап узмаган. Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре аерым өлеш керткән - көннәр-төннәр буе станок алдында заводларда эшләгән, колхозларда хезмәт куйган, ныгытмалар төзегән, фронт өчен корал һәм сугыш кирәк-яраклары чыгарганнар.

Бүген, Татарстан башкаласы хезмәт батырлыгы шәһәренең мактаулы исемен алырга дәгъва кылгач, без Казан тыл хезмәткәрләренең Бөек Ватан сугышы елларында ничек эшләгәннәрен искә төшерәбез.

Казан предприятиеләрендә 600 төрле корал җитештерелгән, һәр алтынчы хәрби самолет чыгарылган.

Сугыш алды елларында Казан инде үсеш алган сәнәгать инфраструктурасына ия була: шәһәрдә 80 меңгә якын эшче, инженер һәм хезмәткәр хезмәт куйган 139 предприятие эшләп килгән. Кыска гына вакыт эчендә алар хәрби эшкә әйләндереп ясалганнар.

Сугыш вакытында Казан предприятиеләрендә 600 төрле корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән, аларны әзерләү һәм фронтка җибәрү буенча өзлексез эш алып барылган.

Илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән ТР башкаласына 70 сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән, алар шулай ук илнең оборона сәнәгатен ныгытуга ярдәм иткән. Шул рәвешле 230-нче заводның да тарихы башланган. Мәскәүдән эвакуацияләнгән предприятие 1941-нчедә хәрби техниканың барлык төрләре өчен диярлек приборлар чыгара. 1942 ел ахырына җитештерү тулы куәтенә эшли башлаган, ул ел эчендә 1941 елга караганда 1,5 тапкырга күбрәк продукция чыгарылган.


Шәһәрнең авиация заводларында сугыш елларында самолетларның иң яхшы үрнәкләре дип саналган Пе-2 һәм Пе-8 стратегик пик бомбардировщиклары 10 меңнән артык тапкыр чыгарылган, 11 меңнән артык У-2 бомбардировщигы чыгарылган (1944 елдан - По-2). Сугыш елларында чыгарылган һәр алтынчы хәрби самолет «күккә юлламаны» Казанда алган. Шулай итеп, җиңүгә зур өлешне 387-нче номерлы завод, хәзерге Казан вертолет заводы керткән. Заводның авиация тарихы 1940 елдан бирле исәпләнә, ул вакытта 169-нчы обоз заводы СССРның авиация сәнәгате системасына тапшырылган була. Шул ук елда СССРның Авиация сәнәгате наркоматына 387-нче Ленинград заводы тапшырыла. 1941 елның июль-август айларында Ленинград предприятиесен Казанга эвакуациялиләр һәм җирле обоз заводы белән берләштерәләр. Сугыш елларында заводта 11 меңнән артык По-2 бипланы чыгарылган.

1941 елның октябрендә Казанга эвакуация турында приказны 16-нчы Воронеж авиамотор заводы да ала. 10 ел эшләгән предприятие үз эшен нибары 25 көн эчендә туктаткан. Сугыш елларында Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе (КМПО) хезмәткәрләренең тормышы турында KZN.RU порталы материалында белергә мөмкин.

Казанлылар сугыш елларында тылда эшләгән туганнарының тарихлары белән уртаклаша

Бөек Ватан сугышы елларында ил халкының авыр хезмәт көннәре турында аларның туганнары әле дә хәтерли. Бик зур хөрмәт, соклану һәм авырту белән тулы тарихлар саклана һәм буыннан буынга тапшырыла. KZN.RU порталындагы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» рубрикасында үзенең атаклы туганнары турында аларның оныклары, оныкчыклары, туганнан туган энеләре, балалары искә төшерә. Мәсәлән, Казанда яшәүче Мәдинә Звягина сугыш елларында Казан госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгән һәм башкалар белән бергә каймалар, окоплар һәм башка хәрби корылмалар төзегән үзенең әнисе Рәзинә Гобәйдуллина турында сөйләде.


Казан каймасын төзү турында Асия Вәлиева үзенең туганнан туган сеңлесе Дания Сулимовага сөйләгән. Әлеге дулкынландыргыч вакыйга белән Дания Сулимова портал укучылары белән дә уртаклашты. «1941-1942 еллардагы кыш бик салкын була, кыш буе диярлек 40-42 градус салкыннар тора. Туктаусыз эшлиләр, югыйсә өшеп шунда ук үлү куркынычы яный. Апамны салкыннардан әтисенең - Беренче бөтендөнья сугышы инвалиды биргән калын мамык чалбар коткарган», - дип искә ала Асия Сулимова.

Колхоз хезмәтчәннәренә дә авырга туры килгән. Биредә, өлкәннәр белән беррәттән, балалар да хезмәт куйган. «Барлык акчалар һәм кырларда үстерелгән уңыш солдатларга тапшырыла иде. Үзебезгә ашарга юк иде, бодай башакларын угычта уып тукландык», - дип сөйли Салават Минзянов сугыш башланганда нибары 13 яшь булган Зәһия Рахматуллинаның тормышы турында.

С.П.Горбунов исемендәге 22-нче Казан авиация заводы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Завод хезмәткәрләре көне-төне эшләгәннәр. Заводта хезмәт куйган әбисе һәм бабасы турында укучыларга Елена Журавлева сөйләде.

43 меңнән артык казанлы «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исем алды

43 меңнән артык казанлы «Тыл хезмәтчәне» дигән мактаулы исем алды. Моннан тыш, 1984 елның 14-нче маенда Социалистик Республикалар Советлар Союзының Югары Советы Президиумы указы белән шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнде.

Казанның 8 эре предприятиесе орден белән бүләкләнде, 14 предприятие 144 тапкыр ВКП(б) Үзәк комитетының һәм СССР Дәүләт оборона комитетының күчмә Кызыл Байрагын алды.

Бөек Ватан сугышы елларында тылда фидакарь хезмәтләре өчен Казан предприятиеләре һәм учреждениеләренең күп кенә хезмәткәрләрен хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләделәр: 1 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнде, 74 меңгә якын кеше медальләр белән бүләкләнде, 10-нан артык кеше Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме турындагы закон Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кабул ителде.

«Бөек Ватан сугышы елларында Казанда Советлар Союзының бөтен фәне тупланган иде, без фронт өчен самолетлар чыгардык, госпитальләр эшләдек, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль инициатива буенча фикер алышу барышында. - Казанның хезмәт батырлыгы шәһәре исеменә лаек булуына бернинди шик тә юк. Әгәр Татарстан башкаласы шундый югары исем алса, бу бөтен республика казанышларын тану булачак».

Фото  tatfrontu.ru сайтыннан алынды.

Видеорепортаж
09.05.2020 10:04
Барлык яңалыклар