Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2021, 13:49

Татарстанда беренче сыйныфка балаларны кабул итү буенча кайнар линия ачылды

Ата-аналарның сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү буенча кайнар линия эшли башлады. Булачак укучыларның ата-аналары сорауларына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.
Мөрәҗәгатьләр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон номерлары буенча кабул ителәчәк: +7(843)237-75-15, +7(843)237-75-05, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1-нче апрельдә башланды. Казанда киләсе уку елында беренче тапкыр 20 меңнән артык укучы парта артына утырыр дип көтелә – 2020 елга караганда бер меңгә күбрәк. Быел мәктәпкә кабул итү үзенчәлекләре турында KZN.RU порталында махсус белешмәлектә укырга мөмкин.
Беренче сыйныфка кабул итү өчен гаризалар ике этапта кабул ителә. 1-нче апрельдән 30-нче июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук 6-нчы июльдән 5-нче сентябрьгә кадәр – калганнардан гаризалар кабул ителә.
Сайланган мәктәптә урыннар булмаса гына кабул итмәскә мөмкиннәр. Бу очракта район мәгариф бүлекләренә башка белем бирү оешмаларына юләлтү буенча түбәндәге телефон номерлары аша юллама сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843) 522-89-82;
Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843) 224-35-30;
Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843) 557-30-54;
Совет районы: +7(843) 272-03-51.

Барлык яңалыклар