Казанда җылыту сезоны 7 октябрьдә башлана. Ул күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә иртәрәк башланачак. Җылылык белән тәэмин итү режимнарын көйләү эшләтеп җибәргәннән соң ике атна эчендә тәмамланачак.
Җылылык җибәрү мәсьәләләре буенча казанлылар түбәндәге кайнар линия телефоннары номерларына шалтырата алалар:
- торак-коммуналь хуҗалык комитетына: +7(843)223-19-21, +7(843)223-19-23 (көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр);
- «Ачык Казан» системасына: +7(843)236-41-23.
Шалтыратулар район администрацияләрендә дә кабул ителә:
- Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: +7(843)223-22-44 (тәүлек буе);
- Вахитов һәм Идел буе районнары: +7(843)223-21-11, өстәмә 2305 (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 кә кадәр);
- Киров һәм Мәскәү районнары: +7(843)223-29-99 (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр);
- Совет районы: +7(843)223-20-00 (өстәмә 4311, 4110) (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр, шимбә көннәрендә 8:00 дән 16:00 га кадәр, якшәмбе көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр, тәнәфес – көн саен 12:00 дән 13:00 кә кадәр);
– «Иске шәһәр» префектурасы: +7(843)221-28-88 (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 кә кадәр).