В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җәдвәлгә техник сәбәпләр буенча төзәтмәләр кертелә
27 һәм 30 августта Канаш – Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. Үзгәрешләр техник сәбәпләр аркасында кертелә.
Бу көннәрдә 6734 нче номерлы электричка Тюрлема станциясенә кадәр гамәлдәге, аннан соң – үзгәртелгән җәдвәл буенча барачак. Казан станциясенә килү 22:11 дә (дүрт минутка соңрак) планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны сайтта, «Россия тимер юллары – пассажирларга» мобиль кушымтасында, шулай ук +7(800)550-53-93 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).