Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2019, 15:56

Гүзәл Яхина: «Зөләйха күзләрен ача» картинасының режиссерлык версиясе тулы метрга охшавына гаҗәпләндем.»

Язучы сүзләренә караганда, китапның 90% эчтәлеге экранизациягә кергән, 10%-ы сценаристлар тарафыннан язылган һәм уйланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь, Алсу Сафина). Язучы Гүзәл Яхина үзенең «Зөләйха күзләрен ача» романын сериал дип түгел, күп серияле фильм дип саный. Василий Аксенов Музей-йортында иҗади очрашу вакытында Казан кызы, «Йолдызлы билет» премиясе иясе кинокартинаны тулы метрга якынайтуы һәм роман эчтәлегенең ни дәрәҗәдә чагылыш табуы турында сөйләде.

Очрашуны ачып, Гүзәл Яхина картинаны төшерүчеләр аңа фильмның каралама вариантын – тулы булмаган тавыш белән, визуаль эффектларсыз күрсәттеләр, дип билгеләп үтте. «Беренче тәэсирләрем гаҗәпләнү булды, мин экранда күрсәтелгәннәрне күрермен дип көтмәгән идем, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты язучы. – Мин, бигрәк тә беренче сериядә бик җитди заявка күрдем, – экранизация тулы метрга, ягъни сериалга түгел, ә чын фильмга якынрак булды».

Ул белдергәнчә, фильм төшергәндә ул үз ниятләрен акрынлап җиткергән, моңа карата өметләре булган. «Фильмда кулаклыктан чыгару фаҗигасе күрсәтелер дигән өмет бар иде, һәм бу тарихи вакыйгалар фонында костюмлы мелодрама булмаячак. Фильмда сәнгать чишелешләренең югары дәрәҗәсе булыр дигән өмет бар иде. Яхшы һәм арзан төшерелергә тиешләр иде, мин моңа өметләндем. Мин моны танышу өчен җибәрелгән версиядә күрдем», - диде Гүзәл Яхина.

Аның сүзләренә караганда, картинаны тулы метрга түбәндәгеләр якынайта. Беренчедән, Гүзәл Яхина актерлык эшен нюанслы дип атады. «Бары тик репликлар белән генә аралашу булмаган, ә нюанслы уен булган җирдә - караш, җиңел мимика, ишарә, телсез диалог бар, – дип аңлатты ул. - Зөләйха белән Мортаза беренче серия дәвамында күзләр белән аралашалар. Бу бер генә тапкыр өзелә торган телсез диалог, Зөләйха бер мөһим сүз әйтә». Сүз уңаеннан, Гүзәл Яхина нәкъ менә беренче серияне иң көчлесе дип саный. Моннан тыш, тулы метр файдасына озын сәхнә, сюжет артыннан куу булмау да эшли. «Бу тыныч, эчке яктан киеренке, хәтта тышкы яктан тыныч һәм салмак хикәяләү баруы турында берникадәр читләшкән хикәя. Тамашачылар моңа бик күнектмәгән», - дип саный Г.Яхина.

Ул операторлык эшен аерым билгеләп үтте: «Миңа калса, ул искиткеч, бик яхшы алынган сәхнә, зур уйлап табучанлык белән төшерелгән сәхнә бар, әйтик, баржаларны су баскан. Матур сәхнәләр бар».

«Эшләр күп әле. Режиссерлык версиясе дип атала торган материалның тулы метрга охшавына гаҗәпләндем. Мин картинаны сериал дип атаудан туктадым, ә күп серияле фильм дип саныйм. Һәм бу, чыннан да, сериалга караганда, фильмга якынрак», - дип ассызыклады Г.Яхина.

Сценарий турында сөйләгәндә, язучы сценарий буенча сораулары күп булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, китапның 90%-ы экранизациягә кергән, 10%-ы сценарийчылар тарафыннан язылган һәм уйланган. Мәсәлән, фильмда Игнатов тормышында пунктир булып барлыкка килгән китап геройлары - Настасья, Илона һәм Аглай бердәм образ рәвешендә тупланган. Кинокартинада китап Настасьясыннан аермалы буларак, Юлия Пересильд гәүдәләндергән образ фильм ахырына кадәр диярлек күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, актерларның барысы да роман битләрендәге геройлар тасвирламаларына туры килми, шуңа да карамастан, алар үз образларын, әйтик, профессор Лейбены уйнаган Сергей Маковецкий яки Упыриханы уйнаган Роза Хәйруллина үз образларын бик яхшы башкара алган. Гүзәл Яхина Игнатовны икенче төрле күз алдына китергән. «Минем башымда башка образ бар иде, әмма Евгений Морозов Чулпан Хаматова белән дуэтта (Зөләйха-ред.иск.) ышандырырлык уйнады», - дип саный Г. Яхина.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 8 серияле картинаның премьерасы көз көне көтелә. Бүген Ленин исемендәге мәдәният йортында «Аксенов-фест» кысаларында фильмның беренче сериясен күрсәтәчәкләр.

Барлык яңалыклар