Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2020, 11:30

И. Метшин: «Безнең өчен җирле халыкның үзләренең ишегалларын ничек күрергә теләүләрен әйтүе - идеаль очрак»

Казан Мэры 25 нче Октябрь урамындагы 13/6-нчы номерлы һәм Халтурин урамындагы 4-нче номерлы йортлар ишегалдында агач утыртуда катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин 25 нче Октябрь урамындагы 13/6-нчы номерлы һәм Халтурин урамындагы 4-нче номерлы йортлар ишегалдында агач утыртуда катнашты. Хәзер биредә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.

25 нче Октябрь урамындагы 13/6-нчы номерлы йорт 1938 елда, Халтурин урамындагы 4-нче номерлы йорт 1955 елда төзелгән. Бүген аларда 258 кеше яши. Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды янындагы территориядә юлларны ремонтладылар һәм асфальт өслекне алыштырдылар, яктырту урнаштырдылар. Ел ахырына кадәр биредә контейнер мәйданчыгы һәм кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, «Заречье» идарщче компаниясе көче белән баскетбол мәйданчыгы киртәсе һәм боҗралы баскетбол щитлары урнаштырылган.

Шулай ук ишегалдында яшелләндерү башкарылган. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, элек чүп үләннәре утыртылган территорияне чистартканнар, анда яңа юллар салганнар, ә идарәче компания белгечләре йортларда яшәүчеләр белән бергә яшелләндерүгә керешкән.

«Ишегалдына бик яхшы ремонт ясалды! Мондый программа өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Әлбәттә, төзекләндерүдә идарәче компания дә ярдәм итте. Кешеләр үзләре дә чәчәкләр, куаклар, агачлар утыртырга чыкты. Мәсәлән, мин элек монда сарайлар торган урынга каеннар утырттым инде. Хәзер безнең ишегалдында чиста һәм коры, ул күз алдында үзгәрде», - диде шәһәр башлыгы 25 нче Октябрь урамындагы 13/6-нчы йорт буенча өлкән кеше Борис Галкин.

Биредә яшәүче ханымнарның берсе Галина Коваленко шул ук йортта инде 48 ел яшәвен сөйләде. «Чынлыкта бездә һәрвакыт искиткеч ишегалды булды, без үзебез аны тәрбияләргә тырыштык. Дөрес, монда юллар начар иде, андый яшеллек һәм тигезләнгән җир юк иде. Ләкин хәзер бу могҗиза! Чиста, җыештырылган һәм төзекләндерелгән урыннарга чүп ташлыйсы да килми. Шуңа күрә без шатланып ишегалдын бизәргә һәм яңа агачлар утыртырга чыктык», - дип сөйләде ул.

Йортларда яшәүчеләр белән бергә яшь алмагачлар һәм миләш агачларын Казан Мэры Илсур Метшин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Сергей Миронов һәм район хакимиятенең башка вәкилләре утыртты. 

«Безнең өчен халыкның үз ишегалдын ничек күрергә теләүләре турында сөйләве - идеаль очрак. «Безнең ишегалды» президент программасы буенча барысы да кешеләр өчен эшләнә. Без үз алдыбызга куйган беренче өстенлек - эшләр шәһәр халкы белән диалогта башкарылырга тиеш. Бу барлык ишегалларында төзекләндерү эшләрен башкарганда булырга тиешле стандарт. Шуңа күрә монда шундый актив халыкның яшәве бик яхшы», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 460 йортның ишегалды территорияләрен төзекләндерү каралган. Эшләр барышында юлларга асфальт салу, тротуарларны ремонтлау һәм төзекләндерү, тышкы яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары, контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары, комлы өслекле мәйданчыклар урнаштыру эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта программа 98%-ка үтәлгән.

Фоторепортаж
И.Метшин Казанның Киров районында агач утыртуда катнашты
Видеорепортаж
22.10.2020 10:57
Барлык яңалыклар