В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры шәһәр халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче февраль). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
«Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар!
Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
23-нче февраль - бөтен ил өчен истәлекле көн, ул хаклы рәвештә батырлык, намус һәм вөҗдан символы булып тора. Бу - үз Ватанына тугрылыклы көчле һәм батыр кешеләр бәйрәме. Һәм бүген без хәрби батырлык күрсәтеп, бурычларына һәм антларына тугры булып, Россия дәүләтен үстерүгә һәм ныгытуга өлеш керткән, Ватан һәм аның гражданнарының иминлеге хакына гаделлек һәм ышаныч белән хезмәт иткән һәм хезмәт итүче һәркемгә тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
Бу көнне без Россия мәнфәгатьләре белән яшәүче, аның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы өчен хәлиткеч гамәлләргә әзер булган чын ватанпәрвәрләрне котлыйбыз.
Ир-атларга чын күңелдән үз йортларын, гаиләләрен, илебезне саклаучылар булуларын телим! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, уңышлар һәм иминлек телим!» - диелә котлауда.