Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.10.2020, 14:22

И.Метшин: «Җирдән файдалануның җирле нормативлары һәм кагыйдәләре - ул Генпланны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган тактик документлар»

Ел ахырына кадәр Казанда Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңа проекты өстендә эш тәмамланачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алинә Бережная). Быелның ноябрендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү планлаштырыла. Ул Казанның актуаль шәһәр төзелеше документлары комплексының состав өлеше булып тора. Казан - Россиянең иске норматив база белән киләчәк арасындагы катлаулы киртәне уза торган беренче шәһәрләренең берсе, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа документ инде расланган шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары белән беррәттән шәһәрнең Генпланын гамәлгә ашыру өчен нигез булачак.

«Бездән алда ярты гасыр элек нигез салынган күп кенә шәһәр төзелеше карарлары яңа документларда чагылыш тапты»

«Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре - шәһәребезнең шәһәр төзелеше нигезенең бер өлеше, шәһәрне үстерү, Генераль план, җирле норматив шәһәр төзелешен проектлау белән беррәттән, - диде Илсур Метшин. - Җирдән файдалану нормативлары һәм кагыйдәләре - Генераль планны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган тактик документлар, һәм бу документларга төп таләп - төгәллек һәм аңлаешлылык, алар шәһәр хакимияте өчен дә, милекчеләр һәм инвесторлар өчен дә эш документлары булырга тиеш». Мэр искә төшергәнчә, 2007 елда кабул ителгән Генераль план шәһәр үсешеннән, шәһәр инфраструктурасы төзелеше темпларыннан артта калган. «Бездән алда әле ярты гасыр элек үк салынган күп кенә шәһәр төзелеше карарлары яңа документларда чагылыш тапты - яңа Генераль планда да, Җирдән файдалану һәм төзелешнең яңа кагыйдәләрендә дә», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.


Бүген Казан Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңа проектын әзерләү турында шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров сөйләде.

Проект өстендә эш агымдагы елның февралендә кабул ителгән Генплан өстендә эшләү белән параллель барды. Эшкәртүнең аеруча интенсив стадиясе Генплан расланганнан соң башланды, чөнки кагыйдәләр аны гамәлгә ашыру коралы булып тора, дип ассызыклады Тимур Кадыйров. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре Генпланның проект карарларын төгәлләштерә. «Яңартылган документлар комплексы, шул исәптән кагыйдәләр, без соңгы 10 елда очрашкан объектив шәһәр төзелеше шартларына, сорауларга һәм проблемаларга җавап буларак барлыкка килде», - дип сөйләде Т.Кадыйров. Аның сүзләренчә, документлар төгәллеге никадәр югары булса, шәһәр үсеше дә шулкадәр аңлырак һәм ачыграк булачак, волюнтарист чишелешләр һәм конфликтлар өчен мөмкинлекләр шулкадәр азрак булачак.

Гамәлдәге Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре 1998 елда төзелгән картага нигезләнгән иде. Документның агымдагы редакциясенә бүгенге көндә шәһәр төзелешен зоналаштыру карталарына да, шәһәр төзелеше регламентларына да кагылышлы 500-дән артык үзгәреш кертелде. «Яңадан зоналаштыру очракларының шактый өлеше техник хаталар, җир кишәрлекләренең территориаль зоналары чикләре кисешү белән бәйле», - дип билгеләп үтте Т.Кадыйров.

Ахыргы исемлектә 27 территориаль зона исәпләнә. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңа редакциясе шәһәр төзелеше документлары өчен традицион төп зоналарны мирас итеп ала, алар түбәндәге категорияләр буенча төркемләнгән: торак, иҗтимагый-эшлекле, җитештерү, рекреацион зоналар.

Яңа Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрендә территориаль ярдәмче зоналар барлыкка киләчәк

Зоналар картасы белән беррәттән, кагыйдәләр составында зоналарга карата шәһәр төзелеше регламенты да раслана, ул җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану төрләреннән тора. Шәһәр төзелеше регламенты белән түбәндәге параметрлар җайга салына: җир кишәрлегенең минималь һәм максималь күләме, җир кишәрлеген төзү проценты, биеклек һәм катлылык, җир кишәрлеге чикләреннән чигенүләр. Тимур Кадыйров сүзләренчә, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңа редакциясенең иң мөһим яңалыкларының берсе, гамәлдәгесе белән чагыштырганда, торак объектларына гына түгел, җир кишәрлекләренең файдалануга рөхсәт ителгән барлык төрләренә карата да параметрлар урнаштыру.

Шулай ук документ яңалыкларының берсе территориаль зоналарны кертү булды, алар шәһәр мохитенең барлык потенциаль төрлелеген исәпкә ала һәм стимуллаштыра. Алар арасында: «ОД» - «иҗтимагый-эшлекле», «ОЖ» - «иҗтимагый-торак» һәм «ОП» - «иҗтимагый-җитештерү». Спикер билгеләп үткәнчә, алар рөхсәт ителгән файдалануның киң спектрын, бигрәк тә иҗтимагый билгеләнешен күздә тота, бу милекчеләрнең һәм хокук ияләренең ниятләрен гамәлгә ашыру барышында төп функцияне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.


Яңалыкларның берсе - территорияне планлаштыру проектын мәҗбүри эшләүне таләп итә торган фактик файдалану зонасы барлыкка килү. «Фактик файдалану рөхсәт ителгән файдалану төрләре сыйфатында инде гамәлгә ашырылганнар һәм шул ук параметрларда, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматлары нигезендә билгеләнә дигәнне аңлата», - дип билгеләде Т.Кадыйров. Территорияне планлаштыру проекты эшләнгәннән соң территория яңадан зоналанырга тиеш.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектында шәһәрне җайга салуның яңа механизмы «территориаль ярдәмче зоналар» төшенчәсен куллану булды. Алар территориаль зоналар белән бертигез дәрәҗәдә билгеләнә һәм әлеге зоналарның параметрларының күрсәткечләрен үзгәртә ала, әмма шул ук вакытта рөхсәт ителгән файдалану төрен үзгәртә алмыйлар. Эш барышында төп өч төркем ярдәмче зона бүленде, аларның һәркайсы үз максатларына ирешүгә юнәлдерелгән һәм үзенең уникаль функционалын тормышка ашыра, дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров. Төзелеш параметрларының нульле әһәмиятен билгеләүче ярдәмче зоналарга урам-юл челтәре зонасы керә.

Территорияләрдән файдалануның югары интенсивлык зонасы нигездә төп магистральләр буйлап квартал тирәнлегендә75 метрга кадәр төзелә. Мондый ярдәмче зона шәхси торак төзелеше территорияләренә һәм рекреацион территорияләргә таралмый. Тимур Кадыйров әлеге ярдәмче зонада җир кишәрлекләреннән интенсиврак файдалану, участокның алгы чигеннән нуль чиген билгеләү планлаштырыла, суммар мәйданы 200 кв. метрдан да ким булган төзелеш алып барылмый, дип сөйләде. Беренче катлар иҗтимагый-эшлекле функцияләрне гамәлгә ашырырга тиеш, төзелеш биеклеге әйләнә-тирә мохиткә туры килергә тиеш, ләкин аны арттыра алачак.


Шулай ук бу төркемгә шәһәр төзелеше әһәмиятле территорияләр ярдәмче зонасы - киләчәктә шәһәрнең пространство-планлаштыру структурасын төзүдә мөһим роль уйнарга тиешле аерым шәһәр участоклары керә, һәм аларга проектлау һәм килештерү процессында аерым таләпләр куелачак.

Табигать-рекреация комплексы ярдәмче зонасы Генплан табигать-рекреация комплексы картасында каралган яшелләндерелгән участокларны саклап калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, табигать-рекреация комплексы ярдәмче зонасы табигать-рекреация комплексы элементы җир кишәрлегенең бер өлешенә яки шәхси территориягә эләккәч салына.

Яр буе территорияләре ярдәмче зонасы Су кодексы белән бертигез дәрәҗәдә эш итә һәм Казан чикләрендә гомуми файдаланудагы су объектларының яр сызыкларыннан билгеләнә. Ярдәмче зона яр сызыгыннан 20 м ераклыктагы буфер территориясеннән гыйбарәт, дип билгеләп үтте Тимур Кадров.

Тарихи җирлек ярдәмче зонасы тарихи үзәкнең территориаль зонасы белән бәйләнештә эшли. «Алга таба, үзгәрешләр кертү юлы белән, тарихи җирлек ярдәмче зонасы хәзерге вакытта Казанның тарихи җирлекнең тотрыклы үсеш концепциясе составында эшләнә торган регламентларны исәпкә алыр дип планлаштырыла, шул исәптән үз составында параметрлар билгеләүгә уникаль таләпләр булган яңа ярдәмче зоналар бүлеп бирү юлы белән», - дип сөйләде Т.Кадыйров.

«Без яңа чынбарлыкта җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында фикер алышырга тиеш»

Хәзер Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты белән килештерергә, шулай ук махсуслаштырылган комиссия һәм иҗтимагый фикер алышулар уздырырга, кирәк булган очракта алга таба төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Аннары документ Казан шәһәр Думасы сессиясендә расланачак, шуннан соң территориаль зоналарны кадастр исәбенә куясы бар.

«Иҗтимагый фикер алышуларны без быелның ноябренә планлаштырабыз», - диде Тимур Кадыйров.
 
Хәзерге вакытта Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре буенча комиссия төзелде, анда 32 кеше керә, дип билгеләп үтте Тимур Кадыйров. Аңа архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләре, Башкарма комитет, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Казан шәһәр Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары керде.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар Казан Мэры карары нигезендә dispute.kzn.ru мәгълүмати системасы аша узачак. Шулай ук Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә һәм район администрацияләрендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре материалларының оффлайн-экспозициясе дә каралган. Иҗтимагый фикер алышулар составында экспозиция 7 көн дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте Тимур Кадыйров. «Бүгенге көнгә төгәл дата билгеләнмәгән, чөнки материалларны эшләп бетерү һәм ТР Мәдәни мирасны саклау комитеты белән килештерү бара. Иҗтимагый фикер алышуларны без бу елның ноябренә планлаштырабыз», - дип сөйләде Т.Кадыйров. Моннан тыш, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проекты материаллары белән Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе сайтында танышырга мөмкин булачак.

Казан Мэры Илсур Метшин җәмәгать тыңлауларын санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып уздырырга чакырды. «Без җирдән файдалану һәм төзелешләр кагыйдәләре турында яңа чынбарлыкта фикер алышырга тиеш, шуңа күрә моны, катнашырга теләгән шәһәр кешеләрен куркыныч астына куймыйча, заманча коммуникация чаралары ярдәмендә эшләргә кирәк», - диде И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.10.2020
Видеорепортаж
19.10.2020 12:28
Барлык яңалыклар